Хәзерге буын өчен бу тарих инде, әмма сугыш башланган җәй иртәсен без гомеребез азагына кадәр онытмаячакбыз. Барыбыз өчен дә шатлык китергән - илебез армиясе Җиңүгә килгән 1945 елның 9 маен да мәңге хәтерләячәкбез.
Без яшәгән шәһәрдә әсирләр күп иде. Без аларның бер үк юлдан баруларын күрергә күнектек. Алар башларын түбән иеп, дәшми генә, боек кына, як-якларына карана-карана, якын киләчәктә нәрсә көтүен белмәүдән куркып кына атлый иде. Араларында немецлар да, итальяннар да, венгрлар һәм румыннар да бар. Әсирләр төрлечә, күбесе соры-яшел мундирга киенгән. Аякларында кайберләренең тузып беткән хәрби итекләрне күрергә мөмкин, башкаларында – тапталып беткән ботинкалар. Аларны станциягә күмерле, агачлы һәм башка нәрсәләр төялгән вагоннарны бушатырга куалар иде. Кайчагында юлларны чүп-чардан чистартырга алып чыктылар. Әсирләрне винтовкалы ике яисә өч солдат озатып йөрде. Канэчкеч илбасарлардан алар күптән инде тыңлаучан көтүгә әйләнгән. Хәтта без, малай-шалай, аларга ташлар ыргыта һәм каргыш сүзләре кычкыра идек. Дөрес, моның өчен безгә олылардан эләгә иде, шулай булгач, тиздән без бу эшебезне туктаттык, аннары әсирләргә карата кызыксынуыбыз да сүнде.
Тугызынчы май иртәсе гадәттәгечә башланды. Болытлы иде, акрын гына җил исте. Без, Совинформбюро сводкаларын тыңлар өчен, вокзалда станция янында җыелдык. Төрле якка тырпаеп торган квадрат репродукторлы биек багана шунда тора иде. Бу хәбәрләрне кечесеннән башлап олысына кадәр барыбыз да тыңлый һәм аннары фикерләребез белән уртаклаша, бәхәсләшә, шатлана идек. Эшләр бүләр өчен әсирләрне дә бирегә алып киләләр иде.
Без фашистик армиянең җиңелүе турында соңгы яңалыкларны көттек, һәм кинәт Левитанның тавышы яңгырады:
- Мәскәү сөйли! Мәскәү сөйли! Совет халкының немец-фашистик илбасарларына каршы Бөек Ватан сугышы җиңү белән тәмамланды. Германия кораллы көчләренең берсүзсез капитуляциясе турындагы актка кул куелды. Бөтенхалык тантанасы көне яшәсен! Җиңү көне бәйрәме белән!
Без, малайлар, шатлыгыбыздан сикерештек, олылар шаулашты, нәрсәдер кычкырды, кочаклашты. Ә әсирләр тыныч кына басып торды, нәрсә булганын күзәтте һәм башта куркып кына, ә аннары ышанычлы тавыш белән кычкырып җибәрделәр:
- Ende des Krieges, Hitler ist gebrochen, nach Hause, mein Gott, mein Gott! (Сугыш бетте, Гитлер тар-мар ителде, өйгә, я Аллам, өйгә кайтабыз!).
Әсирләр, безне шаккаттырып, кочаклашты, үбеште, өйгә кайтабыз дип сөенеште. Үз теләкләре белән әсирлеккә төшүчеләргә сугыш беткәч туган якларына кайтарып җибәрәбез дип вәгъдә иткәннәр икән. Шуңа күрә алар Кызыл Армиянең җиңүенә шатланган, чөнки аларның иреккә чыгулары Советлар Союзының домашнны кайчан тар-мар итүенә бәйле булган. Конвой әсирләрне көчкә тынычландырды һәм стройга бастырды. Хәзер инде безнең алда икенче кешеләр – азат булуга өметле кешеләр тора иде.
Ә инде без тизрәк шәһәргә ашыктык һәм беренче булып рейхстагка эленгән флагны хәтерләтүче иске чиркәү гөмбәзенә эленгән зур кызыл әләмне күрдек.