Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
9 Май 2020, 16:20

Районда Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар

Бүген иртән, 9 Майда, Николо-Березовка авылында район хакимияте башлыгы һәм белгечләре яу кырларында ятып калган солдатларны искә алдылар һәм Бөек Җиңүне яулаучыларга рәхмәт белдерделәр.

Коронавирус пандемиясе аркасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү санитар-эпидемиологик нормаларны саклап кына үткәрелә. Шунлыктан тантаналы чаралар катнашучылар аз булды.
Җыелучылар мемориаль комплекска, Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләйманович Сөләйманов бюстына, кайгы стенасына, локаль сугышларда катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салды.
Аннары делегация Яңа Кабанга бүген районда исән калган бердәнбер сугыш ветераны Гасим Гайсинович Гайсинны Бөек Җиңү көне белән котларга юлланды. Рөстәм Мусин ветеранга рәхмәт белдерде һәм аңа саулыкта озын-озак яшәвен теләде.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: