Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
11 Май 2020, 22:05

Архив миңа бабамны «кайтарды»

75 елдан соң, бабамның, аның әтисенең язмышы белән кызыксынырга булдык. Аның бердәнбер сакланган документы – безгә дәү әнидән мирас булып калган үлем турындагы кәгазе.

Анда язылганча, аның ире, Сабанчыда туып үскән 1909 елгы рядовой Вәлиев Шәмси 1942 елның 25 декабрендә һәлак булган һәм Мәскәү өлкәсенең Уварова районы Зубково авылында җирләнгән. Әтисенең исеме юк, исеме дөрес түгел, мөхер-имзаларны танырлык түгел. Без аны РФ Оборона министрлыгы сайтында эзләп карарга булдык. Һәм ни гаҗәп, дәү әтиемнең Көнбатыш фронтының 5нче армия составында Можайск юнәлешендә илебез башкаласы алдында дошман каршына баскан 50нче дивизия белән узган сугышчан юлы турында бөтен мәгълүматны белдек. Хәтта аның көн һәм тәүлекләр буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы турында белешмә бар. Дәү әтием сугышкан дивизия өчен 1941 елның икенче яртысы көн саен диярлек актив сугышларда уза. Кайчакта туктамыйча икешәр тәүлек сугышканнар.
1942 елның языннан хәрби хәрәкәтләр сирәгәя. Шунда соравыбыз туды: Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе рәсми рәвештә 1942 елның 22 гынйварында азат ителгән булса, нишләп безнең дәү әти 1942 елның 25 декабрендә һәлак булган һәм хәзер Можайск районына кергән Уварова районында күмелгән? Интернетта эзләнергә туры килде. Мәскәү өлкәсе чыннан да азат ителгән, әмма Уварова районы фашистлар 1943 елның мартына кадәр калган Смоленск өлкәсе белән чиктә урнашкан. Биредә, күрәсең, ул чакта әйтүләренчә, җирле сугышлар барган, чөнки 1942 елның җәендә Сталинград сугышы төп бәрелешкә әйләнә.
Икенче бөтендөнья сугышының халыкара тарихчылары ассоциациясе әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор, полковник Юрий Рубцов менә нәрсә ди: «Чыннан да, 1943 елның мартына кадәр Уваровка тирәсендә сугышчылар һәлак булган, тик Мәскәү өлкәсе азат ителмәү сәбәпле түгел. Эш шунда ки, Уваровкадан 20 чакрымлап ераклыкта Гжатскида (Смоленщинада) фашист дивизиясе оборонаны ала. Соңгы тапкыр ул 1943 елның март башында Можайскига таба контратака ясап карый, әмма 5нче армия көчләре тарафыннан тулысынча тар-мар ителә».
Бәлкем, дәү әтием шундый алыш-бирешкә эләккәндер, чөнки архив документта күрсәтелгәнчә, дивизия буенча һәлак булганнар исемлегендә аның полкыннан ике кеше генә бар.
Хәзер күп нәрсәне фаразларга туры килә. Чынында ничек булганын беркем дә белми. Хәер, ул чакта һәркемнең нинди шартларда һәлак булуы турында тәфсилләп язып тормаслар иде, чөнки андыйлар миллионлап булган. Архивларны күтәреп һәм кешеләргә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган туганнары һәм якыннары турында аз гына булса да мәгълүмат биреп, Оборона министрлыгы бик зур эш башкарган.
Ирина Вәлиева
Читайте нас: