Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
11 Май 2020, 13:10

Сугыш 9 майда гына бетмәде…

Минем әтием дә, әнием дә сугышта булган.

Әтием Павел Байрушин, рядовой, сугыш дәвамында авиация частенда хезмәт иткән – часть командиры водителе булган. Әнием Алевтина Сатылбаева, ефрейтор, 1943 елдан бирле сугышта булган. Алар сугышны зур әрнүләр белән искә ала иде, һәм язмыш аларны ничә тапкыр үлемнән алып калуына аптырыйлар иде...
Әнием фронтка тәҗрибәле шәфкать туташы буларак китә, ул чакта аңа 23 яшь була. Ләкин сугышта ул санитар-мединструктор гына түгел, элемтәче-күзәтүче дә була. Ике вазифаны бергә үти. Медик буларак, ул яралыларга ярдәм күрсәтә, аларны сугыш кырларыннан алып чыга. Ә элемтәче-күзәтүче буларак, дошман самолетларын күзәткән – алгы сызыктан ничә һәм нинди самолетлар кайсы юнәлештә очулары турында мәгълүматлар биреп торган. Самометларның маркаларын тавышына карап билгели алуын сөйли иде – дошман авиациясен шулкадәр яхшы белгән.
Әни ике ел алгы сызыкта хезмәт иткән, үлемгә бер адым гына калган чаклары да булган, әмма ул үзе 1945 елның 9 маенда булган бер искиткеч очракны еш исенә төшерә иде.
Сугыш тәмамлануы турында игълан ителгәннән соң да әле аларны хезмәт итәргә калдырганнар –дус кызы белән алар Германиядән 1945 елның августында гына кайтып киткән.
Һәм менә Белоруссиядә тимер юл станцияләренең берсендә аларның составы туктый. Әнием дус кызы белән йомышларын йомышлап килергә була – тукталыштан ерак түгел генә агач бәдрәф күргән булалар. Кызларга бәдрәфкә барып җитәргә бер ун метрлап кына калгач, кинәт көчле җил чыга һәм аның башыннан береткасын очырып алып китә. Әни береткасы артыннан йөгерә. Ә дус кызы шул арада бәдрәфкә барып җитә һәм кереп китә. Шул чакта шартлау тавышы яңгырый... Ачыклануынча, бәдрәфкә мина куелган була. Күрәсең, фашистларның калган формированиеләре партизаннар сугышы алып баруларын дәвам иткән.
Әни бик күп еллар үткәч тә әлеге очракты калтыранып искә ала иде – Җиңү игълан ителеп, сугышның бар ачысы-төчесен артта калдырып өйгә кайтып барганда, дус кызының менә шулай үлүе белән берничек тә килешә алмады ул. Һәм аны шундый үлемнән саклап калган, исән-сау кайтырга, әтиебезне очратырга, биредә гаилә корырга, балалар табарга мөмкинлек биргән язмышына ул һәрвакыт таң калды...
Һәм бу тарих әлегә кадәр күп нәрсәләр турында, шуның белән бергә каһәрле сугыш турында да уйланырга мәҗбүр итә.
Владислав Сатылбаев, Николо-Березовка авылының ветераннар советы рәисе
Читайте нас: