Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
12 Май 2020, 16:05

«Фердинанд»ка каршы көрәш

Яңа Каенлык авылында Шәриф Сөләймановның ике музее бар. Беренчесе аның мәктәптә ачыла, ә авылныкын биләмә хакимияте Советлар Союзы Герое, I Белоруссия фронты артиллеристы, Башкорт АССРының элекке финанслар министрының йортында ача. Йорт-музей алдында Герой үзе зәңгәр чыршылар утырткан, музейга дип әйберләрен һәм документларын тапшырган.

Мәскәү чикләрендә
Шәриф Сөләйманов хәрби кеше булырга хыялланмый, җиде еллык мәктәпне тәмамлагач финанс-икътисад техникумына укырга керә. 1939 елда, бөтен егетләр кебек, армиягә китә һәм хезмәт юлы аның озак алты елга өзелә.
Бөек Ватан сугышы башланганда ул тәҗрибәле хәрби була һәм аны артиллерия батареясына командир итеп куялар. 1941 елда аның орудиеләре Мәскәү чикләрен саклауда тора. Сөләймановның взводы кергән 112нче артиллерия полкы позицияләренә Тула ягыннан Гудерианның танк армиясе килә. Коралларны урманга яшерәләр. Һава һөҗүмен кичерәләр һәм карда күзгә бәрелеп тормасын өчен акка буялган танкларны күрәләр. Кораллар туктаусыз ата. Төзәүчегә мина ярчыгы тигәндә берничә дошман машинасына ут капкан була. Шәриф Сөләйманов төзәүче урынына үзе баса, һәм корал тагын ата башлый. Әмма танкларның берсе артиллериячеләр позициясендә була. Шул чакта Сөләйманов әзер гранаталар бәйләмен ала һәм танк астына ташлый. Шартлау взвод командирын карга очыра. Танкка ут каба, ә Сөләйманов расчётка позицияне алыштырырга куша.
Сугыш безнең пушкалар өчен катлаулы була, аның каравы, сугыш кырына танклар резервы чыккач һәм һавада кызыл йолдызлы штурмовиклар күренгәч, шатлануның чиге булмый. Берничә көн барган туктаусыз алышлырдан соң безнекеләр каршы һөҗүмгә күчә, немецлар Икенче бөтендөнья сугышында беренче тапкыр җиңелә.
«Фердинанд»ка каршы
Украинада барган сугышларда Сож һәм Днепр елгаларын кичеп чыгарга туры килә. Бурыч куелгач, Ш.Сөләйманов батареясы белән кораллар төялгән салларны суга төшерә һәм дошман уты астында икенче ярга йөзә башлый. Барысы да чыгып җитәлми, ике корал су астына төшеп китә. Позицияләрендә урнашканнарга каршы танклар җибәрелә, берничә атаканы кире кайтаралар. Шул чакта немецлар «Фердинанд» дип аталган үзйөрешле артиллерия пушкасын кулланырга була - Германия аларны нибары 90 данә гына чыгара. Тик ул танктан куркынычрак корал була. Әмма табигать биредә дә сугышчыларга булыша. Җирлектәге үзенчәлекләрдән файдаланып алар ерактан ата торган коралдан кача, ә инде дошман коралын якыннан атуга куйгач, тигез көчләр белән сугыш башлана. Нәтиҗәдә безнең пушкалар җиңә, немецлар «Фердинанд»сыз һәм танкларсыз кала. Шушы бәрелеш өчен Сөләйманов иң югары бүләккә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Польшаны азат итү
Польшадагы Познань шәһәрен азат итүне дә онытмый ул. Сөләйманов батареясы позиция сайлый һәм басу кырыена чыга. Бу очарга әзер торган 120 самолётлы дошман аэродромы булып чыга. Пилотлар казармада була, һәм Шәриф Сөләйманов аларны самолётлардан аерып очуны булдырмаслык итеп ут ачарга боера. Һөҗүмнәре дошман өчен көтелмәгән булса да, югалтуларсыз барып чыкмый. Алыш азагында немецлар казарманың ышык урыныннан фауст-патроннан снаряд җибәрәләр. Командир Николай Меркулов белән орудие расчёты һәлак була.
Зеелов биеклекләрендә
Соңгы сугышында – Берлинны штурмлауда – Сөләймановка Зеелов биеклекләрендә алышу эләгә. Кораллар бөтен фронт буенча тора, расчётлар арасында 3-4 метр ара гына була. Дошман белән ара - 10-12 чакрым. Төнлә бөтен кораллардан ут ачалар, «Катюша»лар, миномётлардан аталар. Йөзләгән куәтле прожекторлар янгач, караңгылык югала, танкларга куелган сиреналар кычкырта башлагач, колаклар каплана.
Алыш озак дәвам итә, ярдәмгә юлындагы бөтен тереклекне изүче 50 мең кешедән торган гаскәр кушыла. Дошман төнлә дә туктамый, һәм аның юлына Шәриф Сөйләманов хезмәт иткән өлкән лейтенант Севастьянов расчётларының берсе эләгә. Тревога буенча барысы да сафка бастырыла, һәм дошман максатына ирешәлми. Әмма алга таба Берлинга туры түгел, ә аны тирә-яклап чолгап алып, кырыйларыннан барырга приказ бирелә.
Капитуляция турындагы актка кул куелгач кына Шәриф дошман башкаласында була. Берлин урамнары буйлап бәхетле совет солдатлары һәм офицерлары йөри һәм бар җирдә дә «Ура-а-а», «Җиңү!!!» дигән сүзләр яңгырый.
Өйдә
Сугыштан соң Шәриф Сөләйманов тагын ике югары белем ала, Уфа районнарының берсендә финанс идарәсе мөдире булып, Башкорт АССРы финанслар министры урынбасары булып эшли, аннары партия һәм совет органнарында эш була һәм яңадан 17 ел җитәкчелек иткән Финанслар министрлыгына кайта.
Быел аңа 90 яшь тулыр иде. Туган авылында Геройга бюст куелган, Николо-Берёзовкада үзәк мәйданда да бюст куелды һәм Җиңү көнендә аңа чәчәкләр салдылар.
Марина Журомскас
Читайте нас: