Кама таңнары
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
17 июнь 2020, 14:10

Өйдә шәмнәр кабызыйк

22 июнь иртәсендә көтмәгәндә башланган сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итә. Бу көн хәзер Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләнә.

Краснокама районыннан Бөек Ватан сугышына 8168 кеше китә, шуларның 3980е генә Җиңү белән кайта.
Район хакимияте һәм район ветераннар советы президиумы район кешеләрен, өйдән чыкмый гына, «Хәтер шәме» мемориаль акциясендә катнашырга чакыра. Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калганнарга багышланган «Хәтер шәме: 22 июнь мемориаль акциясе 22 июнь төнендә Русиядә һәм дөнья буйлап байтак шәһәр һәм авылларда узачак.
Без, шәм яндырып һәм аны тәрәзә төбенә куеп, Бөек Ватан сугышында илебезе тынычлыгы өчен һәлак булганнарны искә алырга тәкъдим итәбез.
Фирүзә Нигъмәтуллина
Читайте нас: