Кама таңнары
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
23 сентябрь 2020, 14:55

Орденны кызына тапшырдылар

Лидия Стуловага тапшырылырга тиешле булган II дәрәҗә Ватан сугышы орденын Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев ветеранның кызы – Николо-Березовкада яшәүче Татьяна Воробьевага тапшырды.

Лидия Стулова фронтка 1941 елда Ермолай теш табибы институтын тәмамлагач чакырыла. Икенче Белоруссия фронты составында Лидия Стулова Кенигсбергка кадәр барып җитә. Ике тапкыр яралана, әмма хезмәтен дәвам итә. Авыр контузиядән соң гына өенә кайта.
Сугыштан соң Лидия Артемьевна Ташкентта теш табибы булып эшли, 1964 елда Нефтекамада эшли башлый.
Лидия Артемьевна 1995 елда мәрхүмә була. Аның кызы Татьяна Воробьева орденның озак елларга югалуына көенә.
Марина Журомскас
Читайте нас: