Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
28 сентябрь 2020, 15:00

Быел ул Җиңүнең 75 еллыгына багышланды

“Ата-бабалар авазы” конкурсы районда дүртенче тапкыр үтте.

Конкурсны БР Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Краснокама районы хакимияте оештырдылар. Быел катнашучылар Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Пермь краеннан килде.
Әдәби-поэтик конкрус быел Җиңүнең 75 еллыгына багышланганлыктан, катнашучылар героик-патриотик темага әсәрләр укыды.
Алар чыгыш ясаганда үзләре генә түгел, тамашачылар да бик дулкынланды, һәр чыгыш күңелдәге иң тирән хисләрне уятты, елатты.
Җиңүчеләрне мәртәбәле жюри билгеләде. Алар хакында “Кама таңнары” гәзитендә тулырак язарбыз.
Марина Журомскас
Читайте нас: