Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
17 октябрь 2020, 13:35

Герой якташыбызның 100 еллыгын билгеләделәр

16 октябрьдә Краснокама районында Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләйманович Сөләймановның тууына 100 ел тулуны билгеләделәр.

Чара Геройның туган ягы, Яңа Каенлык авылында узды.
Легендар якташыбызны искә алырга район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин килде. Чарада шулай ук аның урынбасарлары, Яңа Каенлык авыл биләмәсе башлыгы Зилә Каламова, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты.
Кунаклар Шәриф Сөйләйманов бюстына чәчәкләр һәм веноклар салды, Геройның Йорт-музеенда булды.
Читайте нас: