Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
23 ноябрь 2020, 11:40

Каберләрне тәртипкә китерергә кирәк

Краснокама районы авыл биләмәләрендә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Башкортстан Республикасыннан катнашучыларның электрон хәтер китабы» интернет-проектын тормышка ашыру кысаларында каберләрнең электрон базасын тутыру буенча эшне активлаштырдылар.

Каберләрнең электрон базасын тутырыр өчен Мүзәк авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре биләмәнең олы яшьтәге кешеләре белән Мүзәк, Ишмәт, Илестанбәт, Калтай, Карякино, Воробьево, Зубовка авылларындагы зиратларны йөреп чыккан, Сорокино, Масляной Мыс, Дубник, Буйтамак зиратларындагы каберләрне дә игътибарсыз калдырмаган.
Мүзәк авыл биләмәсе башлыгы Людмила Әхмәтшина әйтүенчә, сугышта катнашучы якташларыбызның каберләре арасында фотографияләрсезе дә бар. Кайбер каберләрдә исем-шәрифләр көчкә күренә. Шуңа күрә биләмә башлыгы шушы зиратларда күмелгән сугыш ветераннарының туганнары һәм танышларының Мүзәк авыл биләмәсенә мөрәҗәгать итүләрен сорый.
Марина Журомскас
Читайте нас: