Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
23 ноябрь 2020, 19:05

Краснокамада Шәйморатов дивизиясендә сугышучылар истәлегенә мемориаль такталар ачылачак

Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларыбыз, Яңа Актанышбаштан Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин һәм Хәнәфи Нургалиев истәлегенә мемориаль такталар ачылачак.

Алар тумышлары белән икесе дә шушы авылдан һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә сугышканнар.
Хәнәфи Нургалиев хөрмәтенә мемориаль тактаны мәктәп бинасына куячаклар. 2020 елның апреленнән мәктәп аның исемен йөртә.
Хәнәфи Нургалиевич Нургалиев 1913 елда туа. Аның турында белешмә «Память народа» сайтында бар. Капитан Нургалиев 1942 елның 28 ноябрендә каты яралардан һәлак була.
Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин дивизиянең байрак йөртүчесе була. Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин - СССР Югары Советының беренче чакырылыш депутаты. 1941 елда үз теләге белән фронка китә һәм аны Шәйморатов дивизиясенә җибәрәләр.
Башкорт халкының курку белмәс улы Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин генерал Шәйморатов белән бер яуда һәлак була. Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин истәлегенә мемориаль тактаны мәдәният йорты бинасына куячаклар.
Тантаналы чаралар беренче декабрьдә узачак. Яңа Актанышбашка Бөтендөнья башкортлары корылтае вәкилләре, Хәнәфи Нургалиев һәм Әхмәтхуҗа Әхмәдуллинның туганнары киләчәк.
Чыганак: https://kurultai.ru/ru
Читайте нас: