Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
30 ноябрь 2020, 18:25

Нефть үткәрүчеләр Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерүдә ярдәм иттеләр

Черкассы бистәсендә Уфа районыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Советлар Союзы Геройлары Ф.М. Косолапов һәм П.А. Кулаков, Дан Орденының тулы кавалеры М.А. Едренкинның исемнәрен мәңгеләштерделәр.

Биредә яшәүчеләр тиздән парк төземәкче һәм Геройлар аллеясе анда үзәк урынга әйләнәчәк.
Аллея коруда беренче мөһим адым фронтовикларның бронза бюстларын кую булды. Аларны ясауда ярдәм сорап Черкассы авыл советы хакимияте районның икътисади, мәдәни һәм җәмәгать тормышына, аның тотрыклы үсешенә зур өлеш кертүче «Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыятенә мөрәҗәгать итә. Предприятие әлеге башлангычны хуплый һәм бюстларны ясап урыннарына куяр өчен бер миллион сумга якын хәйрия акчасы бүлә. Сугышта катнашучыларның бюстлары бронзадан ясалган, бетон-кирпеч постаментлары гранит белән бизәкләнгән.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәйкәлләрен ремонтлау һәм төзекләндерүдә булышлык «Транснефть – Урал» җәмгыятенең хәйрия эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора. Бөек Җиңүнең 75 еллыгында предприятие үзе эш алып барган төбәкләрдә 10нан артык һәйкәл һәм мемориаль комплексны тәртипкә китерергә ярдәмләште.
Белешмә өчен:
КОСОЛАПОВ Филипп Макарович, Советлар Союзы Герое
2нче гвардия истребительләр авиаполкы эскадрилья командиры (1нче һава армиясе). 300 тапкыр һавага күтәрелгән, шәхсән үзе 11 самолет бәргән, төркем белән 9ны бәреп төшергән.
КУЛАКОВ Петр Афанасьевич, Советлар Союзы Герое
598нче артиллерия полкының орудие командиры (3нче Белоруссия фронты). 1944 елның июлендә Неман (Белоруссия) елгасының сул ярында П. Кулаковның артиллерия расчеты 5 дошман танкына яу кайтарган, аларның өчесен шартлаткан, шул ук яуда П. Кулаковның артиллеристлары дошманның 3 орудиесен һәм 100 солдатын юк иткән.
ЕДРЕНКИН Михаил Акимович, өч дәрәҗә Дан Орденының тулы кавалеры
35нче штурмлау инженер-сапёр батальонының саперы (1нче Украина фронты). Мөһим юлларга миналар кую буенча уңышлы гамәлләре, дошманның ут нокталарына разведка ясаган, миналарны алган, совет гаскәрләренең Одер елгасын аша кичүен тәэмин иткән өчен орденнар белән бүләкләнгән.
Читайте нас: