Кама таңнары
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
3 декабрь 2020, 14:20

«Хәтер шәме»н кабызыйк

3 декабрьдә Русиядә 2014 елдан башлап Билгесез солдат көне билгеләнә.

Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Русия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү.
Сигез меңнән артык краснокамалы сугышка киткән, 3980 кеше туган якларына әйләнеп кайткан. Районның 1995 кешесе сугыш елларында хәбәрсез югалган. Бүген районда исән булган Бөек Ватан сугышы ветераны калмады.
Район ветераннар (пенсионерлар) оешмасы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алган һәркемне 3 декабрьдә «Хәтер шәме» мемориаль акциясендә катнашырга, һәйкәлләргә һәм обелискларга килеп, шәмнәр кабызырга чакыра.
Һәйкәлләргә һәм обелискларга килә алмаганнарга 3 декабрьдә сәгать 20.00дә үзләренең тәрәзә төбендә шәм яндырырга тәкъдим итәбез.
Читайте нас: