Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 февраль 2020, 13:15

РАТМИР ӨЧЕН ТАВЫШ БИРИК!

Русиядә октябрь аенда булачак халык санын алуның эмблемасын сайлау бәйгесе бара. Анда татар дизайнеры, якташыбыз, Башкортстанның Тәтешле районы егете Ратмир Әхияров та катнаша.

- Тәкъдим ителгән ике эштә дә кошлар сурәтләнгән. Халык санын алу көз көне үтү сәбәпле, кышларга туган якларында калучы „патриот“ кошларны сайладым. Кешеләр кошлар белән гомер буена дус-тату яшәгән, халык санын алуда катнашучы булышчыларны да шундый кошлар белән чагыштырырга булдым.

Талисманның беренче вариантында саескан сурәтләнгән. «Саескан халык әйтемнәрендә яңалык алып килүче кош буларак билгеле. Өй кыегына саескан кунса, күңелле хәбәр белән кунак киләчәк, дип әйтәләр иде миңа кечкенә вакытта. Халык санын алуның талисманы булган саескан, һәрбер йортка барып җитеп, шатлыклы хәбәр таратуга ышаныч бирә, - дип сөйләгән ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Дизайнер икенче варианттагы кошлар төркеменең дә очраклы рәвештә генә сайланмаганын әйтте.

- Кызыл, яшел, сары, зәңгәр төсләр куллану конкурс шартларында билгеләнгәнгә, кошларны әлеге шартка туры китереп сайладым, һәрберсе халык санын алучыда булырга тиешле атрибутика белән оча: Кызылтүш - электрон анкета, Саескан сумка белән, Песнәк шарф бәйләгән, Күгәрчендә - баш киеме. Идеясе белән дә, техник яктан да бу эшләрне бик уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм, — ди Ратмир Әхияров.

Агымдагы елда булачак халык санын алу талисманын сайлауда тавыш бирү өчен https://www.strana2020.ru/contest/talisman/works/B8YWeyMqEkE/ сайтында авторизация үтәргә кирәк.

Ратмир өчен тавыш бирик, дуслар!
Фото: "Татар-информ" сайтыннан
Читайте нас: