Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 февраль 2020, 15:05

МАШИНАЛАРГА САЛЫМ АРТА

Салым күләме экология стандартына карап билгеләнә.

Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы алдагы елдан Евро-3 һәм аннан да түбәнрәк экологик класслы автомашиналар өчен салымны арттыру башлангычы белән чыкты. Экологик стандарт төшенчәсе Европа илләрендә 1992 елдан кертелгән булса, Русиядә 2000 еллар башында тирә-як мохит сафлыгын тәэмин итә торган стандартлар кертелде. Башта Евро-1, Евро-2 һәм Евро-3.

Әле безнең юлларда Русия автопромы чыгарган Евро-3 һәм аннан да түбән стандартлы машиналар барлык автопаркның 58 процентын тәшкил итә. Ягъни, машинаң 2010 елга кадәр конвейердан чыккан икән, аның экологик стандарты Евро-3тән югары түгел.

Салымны арттыру Русия автопромына ярдәм йөзеннән булырга да мөмкин. Чөнки хәзер Евро-4 стандартыннан да түбәнрәк класслы машиналар чыкмый.

Иномаркалар белән хәлләр башкачарак. Әйтик, Европа, АКШта 2000нче еллар уртасында җитештерелгән автомобильләрнең дә стандарты Евро-4 булырга мөмкин. Үз машинаңның нинди стандартлы икәнлеге турында мәгълүмат техпаспортта күрсәтелгән.
Читайте нас: