"Крупеничка" курчагын уңыш җыйгач ясаганнар. "Аның бурычы – яңа чәчүгә кадәр бөтен яхшы орлыкны саклау. Әмма икенче, тирәнрәк мәгънәсе да бар – бу гаилә өчен кадерле булган бар нәрсәне саклау һәм арттыру. Шәһәр кешесе өчен уңыш җыю бик үк мөһим вакыйга түгел инде, әмма хезмәтебез нәтиҗәләре безнең өчен дә бик кадерле, булган кадерле әйберләребезне шулай ук саклыйсыбыз һәм арттырасыбыз килә! Крупеничка курчагының асылы гаиләгә байлык бүләк итүдә түгел, ә шул байлыкның нигезе саклауда булышу. Шул чакта өйдә дә, гаиләдә дә барысы да яхшы булачак!" – дип исәпли үзәк белгечләре.