Куллар, гаджетлар, оргтехниканы дөрес эшкәртегез
- Венера Марисовна, бу куркыныч чирне йоктырмас өчен, нинди йогышсызландыру чараларын күрергә кирәк? Аеруча сүз кеше күп кергән офис, кибетләр турында барганда, транспортта йөрүгә килгәндә?
- Сабын белән юу вирусларны үтерә. Әмма, җентекләп, ким дигәндә ике минут юарга кирәк. Юганнан соң кулны антисептик белән эшкәртсәң, бөтенләй яхшы булачак. Антисептикны кулларны юу мөмкинлеге юк чагында да кулланырга кирәк. Вируска каршы дөрес антисептикның составында спирт булырга тиеш. Оргтехниканы спиртлы сыекча белән юешләтелгән чүпрәк яисә салфеткалар белән даими сөртеп торыгыз. Табигый ки, бу принтерларга да, сканерларга да, күчергечләргә дә кагыла. Аларны сөрткәннән соң кулларыгызны эшкәртергә кирәк. Кесә телефонын мотлак йогышсызландыру зарур. Без аны гел кулда тотабыз, кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында кулланабыз. Һәм шул ук вакытта аны битебезгә якын китереп сөйләшәбез. Шуңа күрә аны мөмкинлек булу белән шул ук спиртлы чаралар белән эшкәртү зарур.
«Белизна»ны ничек сыеклатырга
- Идәннәрне көнкүреш юучы чаралары белән юу файдаламы?
- Гадәти юу чаралары салып кына идәннәрне сөртеп чыгуның вируслар белән көрәштә файдасы юк. Офис яисә башка кеше җыела торган урыннарны юганда махсус чаралар куллану зарур. Коронавируска каршы түбәндәге химик катнашмалар нәтиҗәле: 70%лы этанол, укусус кислотасы, натрий гипохлориты (0,05% һәм 0,1%), тагын да хлоргексидин биглюконат (1%) һәм 2-бензил-хлорфенол (2%). Составында шушы катнашмалар булган чараларның күбесе һөнәри максатларда кулланыла. Мәсәлән, хлоргексидин күпләргә таныш. Без аны тамак төбен чайкатыр яисә яраларны эшкәртер өчен алабыз. Әмма даруханәдәге хлоргексидинда гамәлдәге матдәсе 0,05% кына, ә вирус белән 1%лы эремә актив көрәшә. Гади кулланучы натрий гипохлоритлы чара сатып алырга мөмкин. Бу барыбызга да таныш хлорка яисә «Белизна».Күп очракта йогышсызландыру өчен «Белизна»дан да яхшысы юк. Актив хлор күләме аның составында 8%, шунлыктан ул байтак микроорганизмнарны җиңә ала. «Белизна» нигезендә – натрий гипохлориты. Әгәр артыгын салмасаң, ул кешегә зыянлы түгел. Дезинфекцияләү өчен 1 литр суга 60-100 мл «Белизна» салырга кирәк. Шуның белән чирле кешедән соң савыт-саба, идән, юынгыч һәм унитазны юарга була. Өстәл, тәрәзә төпләрен, ишек тоткаларын 1 литр суга 5-10 мл «Белизна» салынган эремә белән юарга мөмкин. Вируслар өслекләрдә 0,033 % хлор кулланылганда озак яшәми һәм үләләр.
Хлорканы ничек сыеклатырга?
- Хуҗалыкта кулланган хлоркада гамәлдәге матда гадәттә 10% була. Сыеклатмыйча аны кулланырга ярамый. Кешегә куркынычлык тумасын өчен, 10%лы хлорканы 1 литр суга 5 мл салырга кирәк.
- Әйтегез әле, битлекне урамда киеп йөрергә кирәкме?
- Тукымадан тегелгән битлек - вируслардан, шул исәптән COVID-19 вирусыннан да саклану чарасы ул. Аны кию авыруларга һәм инфекция таратучыларга тирә-яктагылар өчен куркынычсыз булып калырга мөмкинлек бирә, ә сәламәт кешеләрне вируслардан саклый. Краснокама районында һәм Нефтекамада коронавируслы кешеләр юк әлегә. Шуңа күрә урамда битлек киеп йөрү мәҗбүри түгел. Аны кеше күп җыелган урында кияргә кирәк.
- Кешеләр сатуда битлекләр юклыкка зарлана…
- Битлекләргә кытлык булса, аны үзең тегәргә дә ярый. Әлбәттә, ул сатудагысы кебек булмаячак, әмма файдасы тими калмаячак. Үзең теккән битлек, даруханәдәгесе кебек, тулысынча авыз һәм борынны капларга тиеш. Аны ике-өч сәгатьтән артык кияргә ярамый, юныйсә битлек анда җыелган вирусларга таралырга булышачак кына. Салгачтан соң бер тапкыр куллана торган битлекне ташларга, ә күп тапкыр куллана торганын антибактериаль сабын белән юып ике ягыннан да үтүкләргә кирәк. Юылмаган куллар белән битлеккә кагылырга киңәш ителми. Һәм шунысын онытмагыз: битлек кигән кешенең күзләре капланмый, шуңа күрә авыз һәм борыныгыз битлек артына яшеренгән булса да, күзләрегезгә кулларыгыз белән кагылмагыз.
Бактерияләргә мөмкинлек калдырмыйбыз
- Хуҗалык сабынын антисептик итеп кулланырга ярыймы?
- Хуҗалык сабыны табигый һәм экологик саф материаллардан ясалган, күпләр аны йогышлы авырулар чорында куллана. Әмма хуҗалык сабыны коронавирустан тулысынча саклый алмый, ләкин вируслар йоктыру куркынычын киметергә мөмкин. Чирләрне кисәтү өчен җәмәгать урыннарында булганнан соң кулларны, битне хуҗалык сабыны белән әйбәтләп юарга кирәк. Хуҗалык сабыны тән тиресеннән микроб һәм бактерияләрне юып төшерә, шул рәвешле вирус йоктыру ихтималын киметә. Билгеле булуынча, коронавирус һава-тамчы юлы белән күчә, шуңа күрә кулларны хуҗалык сабыны белән генә юган очракта коронавирус йогарга мөмкин. Әмма кулларны сабынлап юудан баш тартмаска кирәк.
- Дүрт аяклы дусларны вирустан сакларга кирәкме?
- Юк.Гади гигиена таләпләрен саклагыз. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, этләр һәм мәчеләрнең коронавирус йоктыру очраклары теркәлмәгән. Алар тарафыннан чирне тарату фактлары да юк.
Киңәш: «Белизна» белән эшләгәндә сак булыгыз – кулларыгызга перчаткалар киегез. Озак эш иткән очракта респиратор һәм күзлекләр кирәк.