Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 март 2020, 13:15

Үзебезнекеләр, сусыллар

«Сабантуй» теплицалар комплексы кыяр сата башлады

Соңгы елларда гадәттәгечә шушы вакытларда район кибетләре киштәләрендә урындагы җитештерүченең кыярлары күренә башлый - «Сабантуй» теплицалар комплексында яңа уңыш өлгерә. Быел да искәрмә түгел, бүген биредә уңыш җыйган көндә бер тоннадан артыграк кыяр җыеп алалар.
Комплекста кыярларны утыртуның отышлы системасын көйләгәннәр: уңышны халыкның кыяры өлгермәгән яисә беткән вакытта саталар. Мәсәлән, беренче уңыш февраль азагы-март башына туры килә, икенче уңышны августтан ноябрьгә кадәр җыялар. Шулай итеп, елына ике тапкыр уңыш алалар. Былтыр тулаем җыем, мәсәлән, 266 тоннага җиткән.
Быел да биредә сыналган юлдан тайпылмаганнар һәм орлыкны 5нче гыйнварда чәчкәннәр. Бераз үскәч, шытымнарны күчереп утыртканнар һәм беренче кыярларны 26 февральдә җыя башлаганнар.
- «Геракл» сортына өстенлек бирдек – бу Голландия гибриды. Әлеге сортның кыярлары бик тәмле, яхшы саклана һәм күчергәндә бозылмый. Шуңа күрә бу сортны өченче ел рәттән утыртабыз, - ди бригадир Әлфидә Мәкъсутова.
Ул теплицалар комплексында баштан ук эшли, һәм биш елда кыярлардан югары уңыш алу серләрен агрономнар хәтле белә башлаган. Хуҗалыкта һөнәри агроном Илмир Гыйләҗев тә эшли. Бирегә ул еш килми, нәрсәдер киңәш итә, төзәтеп җибәрә, ә инде калганы тәҗрибәле эшчеләр Лилиана Тимергазина, Ульяна Байгильдина, Рина Байрамова, Ралина Әлмиева, Галина Искәндәровадан тора.
Фото: архивтан
Лилия Насртдинова
Читайте нас в