Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 март 2020, 17:30

Эшләрен югары бәяләделәр

Николо-Березовка авылы балалар сәнгать мәктәбенең художество бүлегендә укучылар декоратив-кулланма иҗат буенча IV Халыкара олимпиадада катнаштылар.

Олимпиада ике өлештән торды. Теоретик өлештә балалар халык кәсепләре тарихы буенча сорауларга җавап бирде, практик өлештә декоратив-кулланма изделие әзерләделәр.
Безнең укучылар эшләрен төрле техникада башкарды. Аларның тырышлыклары югары бәяләнде. Э.Мусина - I дәрәҗә, А.Габдуллина, Д.Юшкова, З.Гарипова – II дәрәҗә, Д.Тимербаева, М.Хәммәтуллина, К.Хәсәнова III дәрәҗә лауреат булдылар. Н.Бибер – дипломант.
Читайте нас в