Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 март 2020, 17:20

Герой якташларын искә алдылар

Үткән атнада Карякино авылы клубында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара узды.

- Бөек Ватан сугышы еллары бездән ераклашканнан-ерагая бара, Бөек Җиңү көнен каршылаучылар арабызда елдан-ел сирәгәя. Берәүләр өчен сугыш ерак хатирәләр, башкалар өчен тарих булып калды. Әмма бүген дә, шул дәһшәтле вакыйгалар турында ишеткәндә, олысы да, кечесе дә нык дулкынлана, илебез геройлары белән һәрберебез горурлана. Безне яклаган, фашизмнан коткарган, халыкларга тынычлык бүләк иткән кешеләрне без һәрчак истә тотарга бурычлы. Без алардан чыдамлыкка, Туган илебезгә тугры булырга өйрәнәбез. Җиңү уты йөрәкләребездә мәңге сүнмәячәк! - ди староста һәм урындагы совет депутаты, Карякино клубының мәдәни чаралар оештыручысы Людмила Әхмәтшина.
Бу көнне клубта зал шыгрым тулы иде. Якташларын искә алырга дип Зубовка, Карякино, Воробьево авылларыннан килгәннәр иде.
Чарада катнашучылар сугыш чоры җырларын башкарды, сугыш турында шигырьләр укыды. Күптән түгел Людмила Әхмәтшина оештырган «Подруженьки» вокал ансамбле беренче тапкыр халык алдында чыгыш ясады. Ансамбльдә Зубовка, Воробьево, Карякино авылларыннан ханымнар җырлый. Үзешчән артистлар әйтүенчә, аларның гаиләләрендә сугыш хакында, фронттан кайтмый калган туганнары турында ачы хатирәләр яши әле. Шуңадырмы алар башкаруындагы җырлар күңелләргә үтеп керде. Ә «Шел казак на побывку домой» җырын бөтен зал белән башкардылар.
Русия халкы Бөек Ватан сугышы ачысын татып кына калмый, ә локаль сугышлар кайгысын да кичерә. Карякинодан гармунчы Виктор Лихачев «Әфганстан» җырын Воробьеводан Әфганстанда хезмәт иткән Владимир Ершовка багышлады.
Балалар кайгы һәм күз яшьләре, батырлык һәм чыдамлык, назлылык һәм мәхәббәт, җиңү турында шигырьләр укыды. Таня Козыркина Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укыганда зал елап утырды. Карякинодан гармунчы Михаил Ершов, аналар турында җыр башкарып, шулай ук күпләрне елатты. Һәм, әлбәттә, Раздольедан килгән «Калина» ансамбле һәм гармунчы Георгий Михальцовның «Лизавета» җыры барысының да күңеленә һуш килде.
Марина Журомскас
Читайте нас в