Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 март 2020, 15:35

Карабодай барыбызга да җитәчәк

Азык-төлек тирәсендәге ыгы-зыгы кимеде. Коронавирустан куркып кибетләрне бушатудан туктадылар.

Бер атна элек Интернетта Нефтекама кибетләренең буш киштәләре төшерелгән фотолар күренә башлады. Аларда электән токмач, ярма һәм консервалар тезелеп торган урыннарда бәяләр күрсәткече генә торып калуын күреп була иде. Кибетләрдән әйтерсең лә кыргый хайваннар йөреп чыккан.
Барысына да коронавирус белән бәйле паника гаепле. Безне өйгә ябып куярлар дип курыкты, күрәсең, халык һәм күбесе ашыга-ашыга товар запасы туплый башлады. Шул ук вакытта сумның бәясе төшү нәтиҗәсендә азык-төлеккә хаклар артыр, дип тә курка кешеләр.
Кибетләрдә күпчелек пенсионерлар төянде. «Монетка» кибетендә бер әбекәйнең 5 кг он, 5 кг шикәр комы, күпләп чүпрә, бәдрәф кәгазе алуын үзем күрдем. Шау-шу күтәреп, краснокамалылар һәм нефтекамалылар иң беренче арзан бәяле супермаркетларга юлланды. «Табыш», «Светофор» ише кибетләрдә кешеләр күпләп ярма, токмач, консерва, шикәр комы, тоз, он һәм шәхси гигиена әйберләре алды.
Азык-төлеккә зур сорау бездә генә түгел, ә бөтен Русия буйлап күзәтелде. Властьтагылар барысын да тынычландырырга ашыкты һәм азык-төлеккә кытлык юк, запаслар җитәрлек, дип игълан итте.
Атна эчендә шау-шу сүнде. Нефтекамада үземә якын «Магнит», «Монетка», «Аксарлак», «Пятерочка», Николо-Березовкада «Мечта» һәм «Магнит» кибетләреннән йөреп чыктым. Ажиотаж һәм товарга кытлык юк. Ярмалар, йомырка, сөт, тавык, колбаса изделиеләре, белизна һәм хәтта бәдрәф кәгазе – барысы да бар. Складларда әйбер тулып ята, дип ышандыралар кибетләрдә. Бәяләр үзгәрмәгән. Озын-озын чиратларны беркайда да күрмәдем. Кешеләр иң кирәген генә сатып ала.
Марина Журомскас
Читайте нас в