Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 март 2020, 21:30

Карантин режимын бозган өчен штраф салалар

Чит илдән кайтканнан соң карантин һәм самоизоляция режимын бозган өчен Башкортстанда дүрт яңа беркетмә төзелгән. Барысы да Уфада.

Мәсәлән, 36 яшьлек ир-ат Грузиядән кайткан һәм үзе хакында ни поликлиникага, ни кайнар элемтә буенча хәбәр итмәгән, ни өендә генә утырмаган. 23 мартта, өйләр буйлап тикшергәндә, ул өйдә булмаган һәм шуның өчен беркетмә төзегәннәр.
Пенсионерлар гаиләсе дә самоизоляция режимын бозган. Ә бит картлар вируска ныграк бирешүчән. Шуңа карамастан, Германиядән кайткан 81 һәм 80 яшьлек ир белән хатын санитар медикларның күрсәтмәләрен үтәмәгән һәм шуның өчен аларга штраф салынган.
Районнарның берсендә дә самоизоляция режимын бозганнар. Карантин беткәч аларны һәм башка закон бозучыларны административ беркетмә төзер өчен Роспотребнадзор органнарына чакырачаклар..
Бүгенгә, Хезмәт министрлыгы органнары тарафыннан фатирлар буйлап йөргәндә самоизоляция режимын бозу турында 271 акт төзелгән. Барлыгы алар 6114 кешене тикшергән.
Элегрәк шундый закон бозган өчен Уфадан блогер Гүзәл Шәрәфетдиновага штраф салынды.
Читайте нас в