Кама таңнары
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 февраль 2021, 16:49

Гаилә – ул бәхет, мәхәббәт һәм уңыш

Шушы көннәрдә Николо-Березовкада яшәүче Нәсимә һәм Риф Фәхразовларны алтый юбилейлары белән район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Рәзиф Гәрәев һәм Николо-Березовка авыл биләмәсе башлыгы Марсель Солтанов котладылар.

Әлеге тарих төгәл ярты гасыр элек башлана. 1971 елның 29 гыйнварында Нәсимә һәм Риф Фәхразовлар Туймазы шәһәренең ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда никахларын теркиләр һәм яңа тормыш башлыйлар.
Моңа кадәр аларның берникадәр тормыш багажы була, әлбәттә. Риф Габдуллиновичның ул зуррак. Риф Фәхразов 1946 елда Туймазы районының Татар-Олкан авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Октябрьск шәһәрендә шоферлар курсын бетерә.
1965 елда Риф Фәхразовны армиягә алалар. Германиядә Советлар гаскәрләре төркемендә хезмәт итә. Кечкенә Кёттен шәһәре янында безнең 24нче һава армиясе аэродромы урнашкан. Риф Фәхразов хезмәт иткән хәрби часть очучыларны элемтә белән тәэмин иткән. Риф «Зил-157» йөк машинасы базасындагы уртача куәтле «Р-118» күчмә радиостанциясе водителе булып хезмәт итә. Ул чакта флотта – 4 ел, ә коры җир гаскәрләрендә 3 ел хезмәт иттеләр. Әмма Риф Фәхразовка өч ел ярым хезмәт итәргә туры килә. Чөнки 1968 елда, кайтыр көннәрен саный башлагач, билгеле Чехословакия вакыйгалары башлана. Халык властен дошманнардан саклар өчен бу тугандаш социалистик илгә Совет гаскәрләре кертелә.
Мәкаләнең дәвамын гәзитебезнең киләсе санында (№5, 5 февраль) укый аласыз.
Рим ӘХМӘТОВ
Читайте нас: