Кама таңнары
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 февраль 2021, 13:05

Зәмһәрир салкыннарда Арлан урамында кызу

Ремонттан соң, биләмәдә су проблемасы булмаячак.

Район хакимияте башлыгы Раиса Сатаева раславынча, Арлан авыл биләмәсендә биш авыл – Арлан, Можар, Яңа Уразай, Иске Уразай һәм Ивановка авыллары халкы үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителә. Кечкенә Яңа Балтач авылында гына суүткәргеч юк.
Әлеге вакытта биләмә территориясендәге суүткәргеч челтәрләренең гомум озынлыгы 18 километр тәшкил итә.
Раиса Андреевна кемнеңдер юләрлеге аркасында суүткәргеч челтәрләренең авыл биләмәләре хакимиятләренә тапшырылганлыгын исенә төшерде. Кемдер «өстә», җирле хакимиятләр үз территорияләренә тулысынча үзләре хуҗа булырга тиеш дигән. Әмма шул ук вакытта моның өчен җирле властьның кирәкле техникасы да, белгечләре дә юклыгын исәпкә алырга башлары җитмәгән.
Ничек кенә булмасын, 2003 елның августында авыл биләмәсе территориясендәге суүткәргеч урындагы хакимият хезмәтләндерүенә тапшырыла. Аңа кадәр халык су өчен бер тиен дә түләмәгән була. Ә биләмә территориясендә суүткәргеч торбаларыннан тыш бернәрсә дә: тирән кое да, суэтем башнясы да булмый. Ә Нефтекама «Водоканал»ы кулланылган су өчен түләүләрен таләп итә башлый. Биләмә халкының өйләренә су кертелмәгән була. Суны нигездә урамнардагы колонкалардан алалар, шуңа күрә беркем дә су өчен түләргә теләми.
Раиса Андреевна миңа биләмә халкының күпме су тотуы һәм аның өчен күпме түләве язылган таблицаны күрсәтте. Мәсәлән, 2004 елда 52 меңгә якын кубометр су кулланылган. Моның өчен «Водоканал» 215 мең сумнан артык түләргә куйган. Халыктан 156 меңгә якын акча җыелган. Нефтекама «Водоканал»ы алдында 60 мең сумга якын бурыч калган. Әмма әкренләп халык һәр уңайлык өчен түләргә кирәклеген аңлаган һәм «Водоканал» алдындагы бурыч кими башлаган.
2016 елда Арлан һәм Можар авылларындагы 10 километрга якын озынлыктагы суүткәргеч хезмәтләндерүгә «Камводсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә тапшырыла. Җәмгыять белгечләре кулланылган су өчен түләүдә тәртип урнаштырырга карар итә. Урамдагы колонкаларны сүтәләр, су чыгымын исәпләү приборлары куеп, өйләргә су кертә башлыйлар. Халык та суга сакчыл карый башлый.
Шул ук таблицада Арлан авыл биләмәсе территориясендә 2010 елда 71 мең кубометрлан күбрәк су тотылуы, ә 2020 елда бу күрсәткеч бары 14,5 мең кубометр тәшкил итүе күрсәтелгән. 57 мең кубометрга якын аерма.
Арлан һәм Можар авылларында суүткәргеч беренче чиратта, узган гасырның 90нчы елларында ук төзелә. Шул вакыттан алып торбалар шактый тузган һәм аларны хәзер яңартырга кирәк.
Районның хәйрия фонды Яңа Уразай насос станциясендә ремонт эшләрен башкаруга 60 миллион сум акча бүлгән. Шул акчаның 45 миллионы үзләштерелгән, ә 15 миллионы калган.
Авыл биләмәсе хакимиятендә Арлан авылында суүткәргеч челтәрләрен ремонтлауга 11 миллион сумга исәпләнгән проект-смета документациясе була. Индексациядән соң ул 21 миллион 200 мең сумга күтәрелә.
- 2015 елда Арлан авылының Ленин урамында суүткәргеч яңартылды. Бу үзәк урам һәм шуңа күрә иң озыннарның берсе. Ә Карл Маркс һәм Заречная урамнары халкы суүткәргечне, үзләре акча җыеп, яңартты. Шуңа күрә Пашин, Яшел, Ромашкин, Яңа урамнары һәм Пашин тыкрыгындагы суүткәргечләрне яңарту мөмкинлеге барлыкка килде,- дип аңлата Раиса Андреевна.
Һәм менә 10 гыйнварда Арлан авылында эш башланды. Эшкә Илдар Солтанов җитәкчелегендәге Уфа предприятиесе осталары тотынды. Алар безнең районда беренче тапкыр гына эшләми. Раиса Сатаева раславынча, узган елларда бу коллектив Яңа Бура авыл биләмәсендә һәм Редькинода да үзен яхшы яктан гына күрсәткән.
Арланда берьюлы ике горизонталь бораулау корылмасын эшкә җибәрделәр. Киң урамнарда гына траншеяне экскаватор белән казыйлар, ә калган урыннарда бораулау корылмалары эшли. Әйтик, торбаны асфальт юл аша салырга кирәк икән, юлны экскаватор белән җимермиләр, ә горизонталь бораулау корылмасын кулланалар. Тиз дә, арзан да килеп чыга. Җәй көне асфальт катламын ремонтларга да кирәк булмый.
Проект буенча һәр 200 метр саен янгын гидрантлары урнаштырылачак. Хуҗаларның күбесе суны өйләренә кертү турында кайгырта.
Алар тимербетон боҗралар сатып алып, кирәкле урынга урнаштыра. Җәй җиткәч, суүткәргечкә тоташасы гына кала. Кыр урамында яңа торба салынган да инде.
- Проект буенча ремонт эшләре тәмамлангач, Арлан һәм Можар авылларында суүткәргеч белән проблема булмаячак, - дип шатлыгы белән уртаклаша Раиса Андреевна. – Яңа һәм Иске Уразай авылларында суүткәргеч челтәрләрен яңарту һәм Яңа Балтач авылында төзү буенча проект-смета документациясен әзерләргә планлаштырабыз. Ә Ивановкада суүткәргеч күптән түгел төзелгән. Шуңа күрә анда ремонт кирәкми.
Рәсемдә: Фәрит Гайнитдинов җитәкчелендә горизонталь бораулау корылмасы көйле эшли.
Рим ӘХМӘТОВ
Читайте нас: