Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 февраль 2021, 15:05

Холестерин күбәйгәндә ничек тукланырга?

Кеше организмында холестерин күбәйгәндә нинди ризыклардан тыелырга кирәк. Һәм нинди ризыкларны ашарга ярый.

Тыелырга:
- майлы ит, балык ризыкларыннан;
- иртән йомырка пешереп ашаудан;
- яңа пешкән икмәк –камыр ризыклардан;
- төрле консервлардан, эшкәртелгән ит – колбаса, сосискалардан;
- майлы шулпалы ашлардан;
- югары майлылыктагы сөт ризыкларыннан;
- шоколад, куе кофе һәм какаодан.

Файдалы дип санала:
- яшелчә ашлары;
- парда пешерелгән яки томалап әзерләгән майсыз балык, ит ризыклары;
- аз майлылыктагы сөт ризыклары;
- карабодай, солы ярмасы, тары боткасы;
- пешерелгән яки чи килеш яшелчәләр – кабак, кабачки, баклажан, кәбестә;
- аз май салып болгаткан винегрет, салатлар;
- диңгез ризыкларының кайбер төрләре;
- ногыт борчагы, фасоль, коңгырт дөге.
Читайте нас: