Ярышларда 200гә якын яшь спортчы катнашты. Борай, Балтач, Краснокама районнары, Яңавыл һәм Нефтекама шәһәрләреннән килгән малайлар һәм кызлар иң яхшы йөзүчеләр исеме өчен ярышты.
«Прикамье» физкультура-сәләмәтләндерү комплексыннан да 20 яшь йөзүче катнашты, һәм алар арасыннан Александра Шәйхетдинова, Алим Исламов - 25 метрга йөзүдә беренче, Полина Мусина 50 метрга йөзүдә өченче урын алды.
Айназ Насретдинова 50 метрлык дистанциядә өченче булды. Анна Вершинина тамашачылар сөюен яулады.