Кама таңнары
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 март 2021, 17:15

60 яшьтән өлкәнрәкләргә эш көне кыскартыла

Русиядә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим итәләр.

Әлеге тәкъдимне Иҗтимагый палата әгъзасы, “Аек Русия” проекты җитәкчесе Солтан Хамзаев хезмәт министры Антон Котяковка юллаган. Аның фикеренчә, кызу җәй айларында эшләү физик яктан да, психологик яктан да авыр. Хроник чирләре булган гражданнар өчен бу мәсьәлә бик актуаль һәм алар өстәмә ялга мохтаҗ. “Хезмәт хакын киметмичә, 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр өчен җәйге чорда эш көннәрен бер сәгатькә кыскартуның максатка ярашлылыгын бәяләвегезне сорыйм”, – диелә Хамзаевның мөрәҗәгатендә.
Читайте нас: