Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 март 2021, 18:05

БДИ тапшыруда яңалыклар

Төбәк Хөкүмәтендә Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин быел Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыру тәртибе турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтиханнарны вакытыннан алда үткәрү вакыты гамәлдән чыгарылган. БДИ 31 майдан 2 июльгә кадәр югары уку йортларына керүчеләр өчен генә үткәрелә.
База дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ үткәрелмәячәк. Югары уку йортларына керергә җыенмаган чыгарылыш сыйныф укучылары, урта гомуми белем турында аттестат алганда, ике фән —математика һәм урыс теле буенча чыгарылыш имтиханнарын тапшыра.
Моннан тыш, йомгаклау иншасын үткәрү вакыты 2 декабрьдән 15 апрельгә күчерелгән, өстәмә сроклар шулай ук 2021 елның маена билгеләнгән.
Тагын бер яңалык — 11 сыйныфны тәмамлаучылар информатика буенча БДИны беренче тапкыр компьютерда тапшырачак. Элегрәк фән буенча имтихан кәгазь формада тапшырылган иде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә дүртенче чиреккә уку шимбәләрен кайтарырга тәкъдим итте.

Чыганак: Башинформ
Фото: социаль челтәрләрдән
Читайте нас: