Кама таңнары
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 март 2021, 14:15

Җырлар һәм чәчкәләрдән гөлләмә

Арлан авылының күп функцияле авыл мәдәният йортында бәйрәм концерты үтте.

Программа бик кызыклы булды. Мәдәният йортының иҗат коллективлары тамашачыларга күңелле кәеф бүләк итте. Иң яшь артистлар - «Березка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм «Аллегро» бию ансамбленең кече төркеме – тамашачыларга шатлык өләште.
«Радуга» үрнәкле балалар театр студиясенең «Әни» музыкаль-әдәби композициясе белән чыгышы барысының да күңеленә хуш килде. Тамашчылар шулай ук стретчинг белән шөгыльләнүчеләрнең, «Кудыронгыр» халык фольклор ансамбленең чыгышларын җылы кабул итте. Апалы-сеңелле Минилбаевалар үзләренең чыгышы белән бәйрәмне тагын да ныграк бизәде. Залда бер буш урын да юк иде, һәм тамашачылар чыгыш ясаучыларның барысын да көчле алкышлар белән озатты.
Читайте нас: