Кама таңнары
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 март 2021, 10:45

Каза күрүчегә ярдәм итәргә өйрәнделәр

Николо-Березовка мәктәбенең «Үсеш ноктасы» үзәгендә сыйныф сәгате узды.

Николо-Березовка мәктәбенең «Үсеш ноктасы» үзәгендә "Юл-транспорт вакыйгаларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Каза күрүчеләргә беренче ярдәм" темасына сыйныф сәгате узды. Укучылар авария шаһиты булган очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеген белде.
Тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы В.Сибәгатов 7нче сыйныф укучыларына беренче ярдәмнең ничек күрсәтелүе турында сөйләде, укучылар махсус әсбапларда белемнәрен сынап карады.
Фото: https://vk.com/krasnokamaroo
Читайте нас: