Кама таңнары
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 март 2021, 17:21

Халыкка тротуар һәм ут кирәк

Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусинның авыл биләмәләре депутатлары белән очрашулары дәвам итә. Чираттагы отчет утырышы Курый авылында үтте. Ә утырыш алдыннан Рөстәм Мусин урындагы актив белән аралашты һәм халыкны нәрсәләр борчуын ачыклады.

Кутлинка авылы халкы трасса буендагы 2 километрга якын тротуарга асфальт салырга кирәклеге турында сөйләде – бу юл җиде урамны берләштереп, бөтен авыл аша үтә. Нәкъ шул юлдан балалар - мәктәпкә, ә халык социаль объектларга йөри.
Курый авылы халкын шулай ук тукталыш янындагы баганаларда ут булмавы борчый. Әлеге проблемаларны хәл итү юллары билгеләнде.
Аннары Курый авыл биләмәсе Советы депутатларының отчет утырышы үтте. Авыл биләмәсе башлыгы Илүс Хәйбрахманов депутатлар алдында хакимиятнең башкарган эшләре турында отчет тотты. Шулай ук мәдәният, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре үзләренең эш йомгаклары турында сөйләде.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: