Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
17 февраль 2020, 19:15

САБАКТАШЫМА

Радик ӘХМӘТХАНОВРәхмәт сиңа, сабакташым,Якты хатирәләрең өчен.Дәлилләде кабат язмышым,Тәүге сөюнең сихри көчен.

Бала чактагы хисләр - иң изгесе,
Аңладык шуны соңлап,
Синең күзләр – күңел көзгесе,
Үбәм аларны назлап.
Соңлап килде адашкан мәхәббәт,
Күп еллар тилмереп көтсәк тә.
Очрашуны кичектереп кабат,
Күрешә алмый озак йөрсәк тә.
Сихри мәктәп елларының
Син – иң назлы хатирәсе.
Синең серле күзләреңнең
Бәхетле чагын килә күрәсе.
Мөмкин булса, мәктәп елларына
Алып кайтыр идем сине җитәкләп.
Хәтер йомгагын салып алларыңа,
Сүтәр идек аны җентекләп.
Читайте нас: