Барлык яңалыклар
Иҗат
21 февраль 2020, 15:10

ПРИВЕТ, БАБА ФАЯ!

Бүген - Халыкара туган телләр көне. Тел - халыкның матди һәм рухи байлыгына ачкыч, тарихи үткән белән киләчәкне бәйләүче күпер. "Теле барның - иле бар" ди халык бу турыда. Туган телләрне саклап калырга, туган телләрдә аралашырга, китаплар бастырырга кирәк. Һәр кеше үз туган телен белергә һәм сөйләшергә бурычлы. Туган телебезне балаларыбызга, оныкларыбызга өйрәтеп, мирас итеп калдырыйк. Шул уңайдан үземнең "Привет, баба Фая" дип аталган хикәямне тәкъдим итәм.


***
Иртәнге намаздан соң эшләрен бетергәч, өйлә намазына кадәр дип капка төбендәге карт тирәк астындагы күләгәгә чыгып утырырга ярата Фәвәзәлия инәй. Ул чыккач карт тирәк: «Чыктыңмы?», - дигәндәй, әкрен генә яфракларын шыбырдатып алган кебек. Фәвәзәлия инәй аның ярылып беткән кабыкларын кулы белән сыйпап:
- Саугынамы, яшьтәш, чыдыйсыңмы, мин дә чыдыйм әле, - дип, сөеп ала. Карты кушкан иде бу исемне тирәккә. Өч кыздан соң көтеп алган улы тугач, икесе бергә парлап үссеннәр әле дип утырткан бу агачны кайнатасы. Карты мәңгелеккә калдырып киткәч, Фәвәзәлия инәй белән тирәк икесе генә калдылар бу нигездә. Картының бала чагын, сугыш, сугыштан соңгы ачлык-михнәтләрне, Фәвәзәлиянең килен булып төшүен, балаларының беренче тәпи басуларын, карты белән узган бәхетле гомерен, карт тирәк кабыгының һәрбер сырына язып барган кебек тоела Фәвәзәлия инәйгә.
- Ни хәл, күрше, эш-көшләреңне бетердеңдәмени әле? – дигән күршесе Нәгыймә тавышына сискәнеп китте Фәвәзәлия инәй.
- Яхшы, яхшы, үзең ни хәл? Әйе, бүген иртәрәк кыймылдадым шул, улым кайтырга тиеш бит оныкачым белән. Кайтканнарын күрми калмыйм дип, иртәрәк чыктым әле. Әйдә, утырып дога кылыйк алайса, - дип тирәк астындагы күләгәдән урын алдылар карчыклар.
- Бәй, отпускылары көзгә дигән идең түгелме соң? Нәрсә иртәләгәннәр? – дип кызыксынды Нәгыймә, күршесе дога кылып беткәч.
- Әйе, көзгә иде дә, улым быел пенсиягә чыга бит, ниндидер справка кирәк ди, шуңа иртәрәк кайта, оныкачым белән. Исеңдәме, картым вафат булган елда кайтып, җәй буе торып киткәннәр иде бит, шул балага биш яшь тулган инде.
Сүзгә мавыгып юл читенә зур кара машина килеп туктаганын сизми дә калганнар.
- Сөбханалла, болар кемнәр икән, машиналары бик зур, тәрәзәләре дә кап-кара, - диде Нәгыймә аптырап. Ул арада машинаның арткы ишеге ачылып та китте. Биш яшьләр чамасындагы бер бала: «Привет, баба Фая!” – дип кычкырып, боларга табан колачын җәеп йөгереп килә башлады. Әллә яннарында тагын берәрсе бармы дигәндәй, карчыклар икесе дә як-якларына карашып алды. Ул арада теге бөтерчек кебек кап-кара малай Фәвәзәлия инәйнең итәгенә килеп капланды. «Привет, баба Фая. Я Вас по фотке узнал!» - дип, сикерә-сикерә карчыкның кулларыннан тотып алды. Көтелмәгән бу хәлдән Фәвәзәлия инәйнең хәле бетеп, күз аллары караңгыланып китте. Башын күтәреп караса, алдында чал чәчле улы, бер бөртеге, елмаеп басып тора.
- Чү, чү, әни, кыймылдама, әллә ни агарынып киттең, кинәт булды бугай, - дип улы әнисен кочып, янына утырды. - Кинәт шул улым, бик кинәт, әйдә йортка керик. Нәгыймә, әйдә син дә кер, пәрәмәч пешердем, чәй эчеп чыгарсың, - дип әкрен генә кыймылдады Фәвәзәлия инәй.
- Плитәдә ашым да бар иде, - дип, Нәгыймә күршесе аларга иярмәде. Йортка кергәч, әзер өстәл артында әкрен генә сөйләшә-сөйләшә, күчтәнәчләр белән чәй эчеп алдылар. Улы Габит әтисе ял итәргә яраткан тимер караватка сузылып ятты да: «Их, әникәем, үз өеңдә шундый рәхәт», – дип уфтанып куйды. Оныгы Рабит, русча әллә ниләр сөйли-сөйли, дәү әтисенең күкрәгендә сикерде-сикерде дә, шунда ук йоклап китте. Габит оныгын урынга салып, әнисе янына юнәлде. Өч кыздан соң туган беренче уллары булгангамы, әллә гомере буе читтә яшәп сирәк күрешкәнгәме, икенче төрле, аерып ярата Фәвәзәлия инәй Габитен. Килене дә үз авыллары кызы, бик сабыр, эшчән бала булды. Ике кыз, бер ул үстерделәр. Гомерләре буе хөкүмәт эшендә эшләделәр, Габите озак еллар чит илдә эшләп кайтты. Бәләкәй чакларында каникул вакытында кайтарып куярлар иде балаларын. Оныгы Фәвитне бигерәкләр ярата иде карты. Фәвитнең улы Рабит тугач, нәселебез өзелмәде дип, нык сөенгән иде мәрхүм. Кара әле, баба Фая диме Рабит оныкачы, күрче!
- Әни, әллә нигә күңелең юк, әллә чирләп торасыңмы? - дип улы Фәвәзәлия инәйнең уйларын бүлде.
- Юк, улым, Аллага шөкер, сәламәтмен. Менә оныкачым Рабит “баба Фая” дип эндәшкәч, җаныма бик кыен булып китте дә, шуннан һушыма килә алмый утырам әле.
- Килен шулай өйрәткән аны, - дип көлеп җибәрде Габит. Фотолар карарга ярата ул, бу кем дә, бу кем дип сораша. Элекке татар исемнәре әйтергә авыр бит, менә шуңа җайлы булсын дип Фәвәзәлияне Фая дип өйрәткән инде.
- Соң, нигә карт яки дәү әни дип әйтергә өйрәтергә булмыймы, балам, бер сүз татарча белми оныкачым, бу нинди эш! Әтисе татар, әнисе татар, бала бит безнең татар нәселе дәвамы, - дип канәгатьсезлек белдерде Фәвәзәлия инәй улына.
- Шулаен шулай да, әни, балалар татар телен белү кирәкми диләр бит хәзер, баланың башын ватмыйк диләр, атнага ике тапкыр инглиз телен өйрәтергә йөртәләр.
- Әстәгафирулла, әстәгафирулла, тәүбә, балам. Кемнең ана теленнән башы ватылган, бу кыланышыгыз бер дә ошамый миңа, атагыз белсә!..
- Аннан соң, әни, үзем дә шул татар мәктәбен бетерү аркасында югары уку йортына керә алмадым, теләгем бик зур иде бит, үзең беләсең. Гомерем буе кара эштә эшләдем, кайларда гына йөрмәдем, ниләр генә күрмәдем. Рабит минем балам түгел бит, әти-әнисе үзләре беләдер әле, - дип өстәп куйды Габит, язмышына үпкә белдергәндәй.
- Юк, балам, бала синеке дә, минеке дә, без бакый дөньяга киткәнче балалар өчен җаваплы, без балалардан кеше ясап китәргә тиеш. Улым, рәнҗемә язмышыңа, ач-ялангач булмадың, тәнең таза булды, рәхәтләнеп эшләдең, рәхәтләнеп яшәдең. Кара, нинди яхшы машинада кайткансың. Кара костюм, ак күлмәк киеп, галстук бәйләп йөрү генә бәхет түгел ул. Ана теленә син рәхмәтле булырга тиешсең. Аннан соң, синең чордагылар укып та әллә нәрсәләр кыйрата алмадылар барыбер. Үзгәртеп кору чорына туры килдең бит. Теләсә-теләмәсәләр дә илне тараттылар, кеше өлешенә кереп күпме гөнаһ җыйдылар, балам. Фани дөнья белән генә түгел бит, балам, бакый дөньяга баргач та җавап бирәсе бар. И-и, улым, синең белән гапьләшеп, өйлә намазыма соңга кала язганмын бит, - дип, ашыга-ашыга тәһарәт алырга чыгып китте.
Әнисенең сүзләре Габитнең күңелендә озак еллар сакланган ниндидер үкенечне майлы канат белән сыпырып алган кебек булды. Җаны җиңеллек тойды. Әйе, бала чактан эш яратырга өйрәтте аларны әти-әнисе. Кайда гына йөрсә дә, кайда гына эшләсә дә, иптәшләре белән дус яшәде. Хәтта чит илдә, чит милләт кешеләре белән эшләгәндә, тел белән бер-берсен аңламасалар да, алар елмаеп Габит-Габит дип, аркасыннан сөярләр иде, бер дә "татарин" дип көлмәделәр бит. Улы Фәвитне җәй авылда яшәгәндә дәү әнисе догаларга өйрәткән иде. Хәзер эшләгән җире мөселманнар белән, алар белән намазга басам, ди.
- Бүгеннән башлап оныгымны татарча өйрәтергә кирәк. Әни әйткәндәй, башына икеле-микеле уйлар керә башлаганчы, догаларны ятлатыйм. Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс диләрме әле? Балалар яшьләр, бик аңлап та бетермиләрдер, ә мин бит дәү әтисе, оныгым - минем нәселем дәвамы, - дип куанып урыныннан кузгалды Габит. Йокысы туйган Рабит: «Дед, дед», - дип чакырды. Габит биш яшьлек оныгын кулына күтәреп алды да, сикертә-сикертә: «Тордыңмы улым, мин бүгеннән башлап сиңа дед түгел, картәтәй булам», - дип, оныгын кочагыннан төшереп, шап-шоп сөеп, идәнгә бастырды. Аннан соң русча:
- Рабит, мы с тобой начнем изучать родной язык. Как, ты согласен? – дип өстәде.
- Да, конечно, дед, ой, кар-та-тай. Я же татарин. У меня течет кровь татарина, - димәсенме оныгы!
Бу көтелмәгән җаваптан Габит аптырап китеп тимер караватка утырганын сизми дә калды, артка китеп, хәтта башын стенага бәреп алды. Һәм башын ышкый-ышкый: «Молодец, улым!» – дип кычкырып көлеп җибәрде.
Рәфисә САЛИХҖАНОВА.
Читайте нас: