Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
1 март 2020, 14:05

ЯЗГЫ СЕРЕНАДА

Бүген беренче март. Язгы көннеТөште кояш нурлары.Тәрәз төбем чәчкә атты,Шатландырды һәркемне.

Мин дә чыктым урамнарга,
Кояш нурларына сокланып.
Ачтырмый да күзләремне,
Ялтырый кар бөртекләре.
Энҗе бөртегедәй кар ята,
Чагылдырып күзләрне.
Кулларымны куеп кашка
Карыймын шул гөлләрне.
Язлар җиткәч гөлләр чәчкә атса,
Мәхәббәт хисләре уяна.
Йөрәкләргә һич тә тынгы юк
Бездәй гашыйкларга бу дөньяда.
Язгы кояш нигә инде
Кабындырды күңелне,
Салкын кышта туңмый калган
Уятты хисләремне.
Шушы уйлар белән килдем
Тәрәзәңнең каршына.
Тыя алмыйм хисләремне,
Яшьлекләрем төште исемә.
Нигә, дустым, карамыйсың
Тәрәзләреңне ачып?
Килгән синең яшьлек дустың
Сандугачлардай очып.
Сандугачлардай сайрармын,
Әгәр син насыйп булсаң,
Гомерләр бит бергә үтәр,
Миңа сөйгән яр булсаң.
Рәүф ТӨХБӘТУЛЛИН
Читайте нас: