Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
3 март 2020, 14:00

БӘХЕТ ДАГАСЫ

Назлы кочагыңда уянып китеп,Серле күзләреңә килә карасы.Ерак араларны очып кына үтеп,Күңелеңә элим бәхет дагасы.

Яңа елда яңа бәхетләргә
Күмсен безне бәхет дагасы.
Гомерем буе бергә булырга,
Көндә укыйм сөю догасы.
Алтын түгел, көмеш түгел,
Гади генә бер дага.
Илаһи сөюгә дучар күңел
Йөрәгемә бәлзәм яга.
Хис-тойгылар елгасында
Безгә агасы да әле агасы.
Тутыкмасын күңел капкасында
Сихри дага - бәхет дагасы.
Радик ӘХМӘТХАНОВ
Читайте нас: