Кама таңнары
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Иҗат
11 март 2020, 15:55
ЯЗ КЕРДЕМ УРМАННАРГА
Рәис НӘБИУЛЛИНЯз кердем урманнарга,Сокландым каеннарга.Каен яшел яфрак ярган,Чыдаган салкыннарга.
Каенлыкны урап чыккач,
Күп йөрдем тугайларда.
Тугайларым гөл-чәчкәдә
Сайрайлар тугайларда.
Чишмә буйларын урадым,
Эчтем көмеш суларын.
Жиргә ятып мин тыңладым
Сандугач сайрауларын.
Туган ягым, сиңа кайтсам,
Яшәргән кебек булам,
Әгәр еракларга китсәм,
Өзелеп сине сагынам.
Шундый матур табигать ул
Тик минем төбәгемдә.
Сиңа багышлап шигырь язсам,
Сафлана күңелем дә.
Рәис НӘБИУЛЛИН
Читайте нас:
Новости партнеров
Электрон тәмәке тартыусылар иғтибарына!
Башкирская шаль стала официальным брендом Зианчуринского района Башкирии
Дүртөйле районы башлыгы МХО яугирләреннән сәлам җиткерде