Беренче кош кунды чардуганга,
Үзе җитез, үзе тәкәббер,
Кыйбылага карап, чәчкәләргә кунып,
Газизенә нидер әйтәдер.
Кошларга хас ягымлылык белән,
Үбеп ала җирне иелеп.
Канатларын кагып, ак каенны коча,
Табышканга чиксез сөенеп.
Икенче кош кунды чардуганга,
Монысы инде моңлы тәкәббер,
Сайрый кошчык үзәкләрне өзеп,
Сагынуларын шулай әйтәдер.
Канатларын кагып җирне коча,
Югалтканын эзләп тапкандай,
Томшыкларын төртеп җирне үбә,
Анасына сырылып яткандай.
Өченче кош кунды чардуганга,
Монысы инде көчле - тәкәббер,
Сикереп-сикереп, каурыйларын коя,
Батырлыгын шулай әйтәдер.
Илен саклап башын салды батыр,
Җиңеп кайтам, көтең, дисә дә,
Юк, кайтмады өч улының берсе,
Гомере буе ана көтсә дә.
Табыштылар, табыштылар алар!
Ана кабере чиксез нурланды,
Шаһит булган батырлары җаны
Корбан булып илне данлады.
...Ак каенның алкалары җилли,
Чардуганда балкый ярым ай.
Тәсбих төймәседәй тезелгәннәр,
Оҗмах теләп сайрый өч герой!
...Гомере буе көткән ана җанын
Кавыштырды бүген ахирәт.
Көтә белгән газиз аналарга
Тәңресеннән булды бу бүләк!