Барлык яңалыклар
Иҗат
3 апрель 2020, 15:05

Олы юлның сукмагы

Кыш… Салкыны көз айларына тиң булса да, җир-ана өстендә кыш хакимлек итә. Кар катыш сибәләгән яңгырларны алмаштырып, күбәләк карлар төшеп ала, мине бөтенләй үк онытмагыз дигәндәй, атнага бер булса да, төннәрен салкынайтып та куя. Айлар буена тәрәзә аша табигатьне күзәтеп юанган Вадип агайның гына күңелендә куе томан, җанына берни эретә алмаслык боз каткан.

Җан җылысына төренгән тормыш мәгънәсен гомер иткән карчыгы Валентинасы мәңгелеккә үзе белән алып китте булса кирәк. Затлы җиһазлар белән җиһазландырылган, бер-берсенә терәлеп дигәндәй төзелгән өч йортны саклап, ул берүзе калды. Япа-ялгыз... Вадип агай һәм “диварлар”, байлык һәм Вадип агай.
Әгәр дә мөмкин булса, язмышын үзгәртергә теләр иде микән ир үзаманы? Юк, әлегә җавабы әзер түгел аның. Ничек ул бәйрәмгә тиң булып узган язмышын кинәт кенә үзгәртә алсын? Ул яшәгән язмыш аның чордашларына, гомумән, ул төзегән шәһәр халкының күбесенең төшенә дә кермәгәндер, бәлкем, тик менә соңгы юлга барып җитәсе сукмак кына никтер буталды, ул теләгәнчә үк уңай бармаска охшаган.
Моңсу... Һай моңсу! Картлыкка, бигрәк тә ялгыз картлыкка да алдан әзерләнергә кирәк икән. Аларның Валентинасы белән бу хакта бер вакытта да әңгәмә корганнары булмады. Мәңгелек түгелләрен уйлап, матди байлыкларын, саклык кассалаларындагы акчалаларын кайсы балага кайсын язып, тәртипкә китереп куйганнар иде куюын. Байлыкны уйлаганнар, менә ялгыз каласы кешегә олыгайгач бик тә авыр буласын уйламаганнар шул. Бер-берсеннән бәхиллекләрен алып, әзме-күпме киңәш-белеш бирешеп куясы калган, күрәсең.
Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килсә дә, Вадип әтиле иде. Сугыш беткәч корылган бу гаиләдә беренче булып туган улына әтиләре сугыш кырларында ятып калган дусты хөрмәтенә Вадип дип исем куштыра. Бик күп яралар белән исән кайткан әтисен колхозга хисапчы итеп куялар. Олы улының укуга тырышлыгы барлыгын күреп, авылда калмаска өнди әтисе һәм ялгышмый да. Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган Вадип, төзүче-инженер булып, илнең зур төзелешләренең берсендә хезмәт юлын башлап җибәрә. Шунда якташы Валентина белән очрашып, озак та тормый, гаилә корып җибәрәләр. Ул вакытта әти-әнисенең гөрләтеп дөнья көтеп яткан чаклары, әтисе, улының чит милләт кешесенә өйләнүен бер дә өнәп бетермәде. ”Нигә киңәшмичә, ашыгып гаилә корырга, үзебезнең татар кызлары беткәнме? Ярар, үзең яраткач, гомер итәрсең, балаларың соң, ни рус, ни татар булырлар, бүгенге белән генә түгел, картлыгыңны да уйларга кирәк иде”, - дигән иде әтисе, килен күрсәтергә кайткач. Кара әле, ничек алдан күреп, акыллы сүзләр әйтеп калдырган булган икән әтисе? Бу хакта бер дә уйланганы юк иде әле аның. Үзенә калса, яратып гомер итте Валясын. Яратмаслык түгел иде аның Валясы. Бар яктан килгән, уңган, тырыш. Татар хатыннары кебек бик зәвыклы булды, йортта чисталык яратты. Балалары чынлап та әниләре телендә генә аралашты, һәр дингә тыныч карадылар дисәң, дөрес булыр микән? Алар гаиләсе партия кануннары салган чынбарлык белән гомер иттеләр дип әйтсәң, дөресрәк булыр, мөгаен. Син шулай, син тегеләй димәделәр, гомерләре буе барлыкта, муллыкта, тавыш тынсыз гына яшәделәр дә яшәделәр. Дингә булган битарафлык, балалары гаилә корып, оныклары тугач, аз гына үзгәреп алды алуын. Анда да Валясы бик сизгер булып чыкты. Балаларына да, кода–кодагыйларына да кысылмады, кадерлеләре кайсы динне телиләр, шул юлны сайладылар,кайсы - мәчеткә, кайсы чиркәүгә юл алды.
Кайгы-хәсрәт көтмәгән җирдән килә диләр. Дөрес икән. Валясының кинәт үлеме Вадипның җайга гына барган язмышын астын өскә китерде. Тормыш дилбегәсен үз кулында гына тотарга күнеккән ир югалып калды. Балалары әниләрен үзләре яшәгән шәһәргә алып китеп җирләргә теләкләре барлыкларын әйткәч, никтер азагын уйламый гына ризалашып та куйды. Ике шәһәр арасындагы озын юлларны үткәндә дә, сөеклесен җир куенына салганда да, мине дә анагыз янына җирләрсез дип, үзенә карчыгы белән рәттән урын сатып алып, тимер рәшәткә белән әйләндереп куйганда да, Валясы кабере өстенә тәре уелган һәйкәл куйганда үз ялгышын аңламады әле ул. Балалары янында яшәп, бераз юангач, ятимләнеп калган үз йортына әйләнеп кайтты. Нәрсәгә тотынса, шул карчыгын хәтерләтте, ялгызлык эчен пошырды. Җанына урын тапмаганда, карчыгы каберенә барып күңелен юатасы килде, ләкин ул бик ерак иде. Шушында гомер итеп, күп еллар инде барып күрмәгән шәһәр зиратына тартты аяклары. Дөрестән дә, зират ул шундый урын, анда теләсә кайчан барып йөрмиләр. Туган ягы булмагач, кадерлеләре монда җирләнмәде, кул астында эшләгән эшчеләрен, хуҗалар ишек төпләреннән генә озата бара иделәр.
Авыр уйларыннан арына алмый, зиратка барып җитте. Олы кешегә бер сәбәпсез зиратта йөрү килешмәсә дә, зират капкасына сөялеп бик озак карап торгач, якын-тирәдәге каберләрне карап чыкмакчы булды Вадип агай. Төзелештә бергә эшләгән эшчеләре, таныш-белешләре, төрле оешма хуҗалары, кем булып эшләүләренә, ничек гомер итүләренә карамастан, бер-бер артлы урын алганнар. Ходай Тәгалә тигезләгән бәндәләрне. Бар халык зиратка күчкән диярсең. Валясының да бергә эшләгән хатын-кыз иптәшләре, мөселманнары да бар, христиан динендәгеләре дә җирләнгән икән монда. Яшь бара шул, теләсәң дә, теләмәсәң дә, берәү дә мәңгелек түгел.
“Ялгыштык бугай, Валямның берүзен беркем белмәгән урынга илтеп җирләдек”. Йөрәген сызып үткән беренче уе шул булды Вадипнең зираттан чыгып килгәндә. Күңеленә нидер җитмәгәндәй тагын бер кат күз ташлады тезелеп киткән рәшәткәләргә. Уң яктагылар өстендә ярымай балкый, сул яктагыларда - тәреләр. Вакыты җиткәч, ул сатып алып рәшәткәләп куйган урында да бер кабер өстендә -ярымай, икенчесендә тәре балкырмы? Менә кайда яшеренгән булган икән ярты гасыр элек әтисенең улы язмышы өчен пошынып әйткән сүзләренең төп мәгънәсе?
Сугыш ачыларын татыгангамы, әтисе бик аз сүзле, сабыр кеше булды. Әйтсә үтемле итеп әйтер, юк-бар сөйләп вакыт уздырмас иде.
“Улым, астан өскә күтәрелү яхшы. Иң мөһиме, күтәрелгәчтән кеше булып калу”, - дигән иде әтисе, Вадип инженердан оешма җитәкчесе итеп күтәрелгәч. Аклый алмады булса кирәк улы әтисе киңәшен. Совет чорында җайлы иде. Партия нәрсә куша, шулай эшләнде. Урындагыларга җитәкче дигән исем дәрәҗә белән бергә, ябык ишекләрне ачты, юкны бар итеп, табып бирде. Үзгәртеп кору чорында исә кулындагыларга киң мөмкинлекләр ачылды. Шул елларда, соңрак шәһәр халкы “Поле чудес” дип атаган коры яланда, башка булдыклыларныкы белән беррәттән Вадипның “дивар”лары, әлеге өч йорты үсеп чыкты да инде - улына, кызына, үзләренә. Октябрят, пионер, комсомол оешмалары, хаттә бөек партия тәрбияләгән “намус-гаделлек-тугрылык“ны да җиңде нәфсе дигән нәрсә.
Иркенлеккә күнеккән, матурлыкны тоеп үскән, белемле балаларына кирәге чыкмады ул салган йортларның. Гомер итәр өчен кырыс кышлы туган якларын яратмый, җылы якларны сайладылар балалары. Сатуга куелган ул йортларны, ничә еллар инде, үч иткәндәй сатып алырга теләүчеләр дә табылмый. Бүгенге көндә очсызга гына булса да сатып, мәрхүмә карчыгы алып киткән тынычлыгын юллап, балалары янына күченеп китәргә иде исәбе. Балаларына акча күп кирәк, очсызга сатарга ризалык бирмиләр. Балаларының төп терәге булса да, ни өчендер балалары алдында югалып кала әтиләре, ялгыз калгач, бөтенләй үк, алар өчен үзен акча капчыгы итеп тоя башлады. Мин-минлек хәтәр хуҗа кешедә. Соңгы арада берәр хатын-кыз белән якыннан танышу теләге дә туып куя кайвакыт. Күпме гомере калгандыр, иң күбесе ун-унбиштер. Ашханәдә ашап, эче пошкан саен, уйларга бирелеп, тәрәзә аша тормыш чынбарлыгын күзәтә-күзәтә, хатирәләрдә йөзеп үтәрме аның гомере?
Нинди генә авырлыклар, билгесезлекләр алдында калып, аларны чишәргә туры килмәде аңа хезмәт юлын үткәндә? Эшендә булдыксыз хуҗа булды дип берәү дә әйтмәс аның турында. Булган җегәрлеген, еллар буена тупланган тәҗрибәсен, гаиләсе өчен дә бик кадерле булган вакытын биреп эшләде ул эшендә. Туган авылына да елга бер кабат, җәй көне бер атнага гына кайтып килер иде ул гаиләсе белән. ”Җир астыннан юллар юк бит, ник без исән чакта ешрак кайтырга тырышмыйсың, улым” , - дигән иде әтисе бер кайтуында. Менә хәзер аңлады ул җир астыннан юллар юклыгын. Ерак юлларны җәяү үтәргә риза булыр иде ул бүген Валясын бер генә күрер өчен, ниләр бирер иде икән, әти-әнисе белән күрешеп, бер сөйләшер өчен. “Байларда елый диләр, елый икән шул, сыкрана да, сызлана да - алар да җанлы кеше. Байлыкка алыштыра алмаслык югалтулар була икән!” Вадип тирән итеп уфтанып, тәрәзә яныннан китте.
Вадип Салих улы - олы юлның сукмакларын күрми үтәргә күнеккән хуҗа, шуңа да нечкә күңеллелек аңа хас түгел, үз фикеренә гадел калып, язмыш фәлсәфәсенә бирелми генә киләчәген күзалларга аның исәбе.
Рәфисә САЛИХҖАНОВА
Читайте нас