Беркөн килеп ачтым бу сандыкны,
Әйберләре санап бетмәслек.
Ефәк күлмәк, кием-салымнары
Һәм тәңкәле матур күкрәкчек.
Бардыр анда затлы бизәнгечләр,
Әтиемнең бәйрәм бүләге.
Беләзеге, ефәк чәч үргече,
Һәм ниндидер серле төргәге.
Ул төргәкне чишәрлек тә түгел,
Француз яулык белән төрелгән.
Әниемнең салган догалары
Изге хисләр белән үрелгән.
Базнат итеп сүттем бу төргәкне,
Анда - әтиемнең фронт хатлары.
Өчпочмаклы, дәфтәр битләрендә,
Искә төште бала чакларым.
Ул хатларны укып елый иде
Әниебез кичен ут алгач.
Дүрт күз белән көтте, әти, сине,
Сугыш беткәч, сугыш туктагач.
Үстерде ул безне, кеше итте,
Ташламады тормыш чатына.
Кыенлыклар күрде, бирешмәде
Түзде әни барысы хакына.
Житмеш биш ел алсу таңнар ата,
Илем яши тыныч тормышта.
Бердәм булып, тату гомер итсәк,
Кабатланмас жирдә сугыш та.