Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
7 ноябрь 2020, 13:50

Маңгайга уелу

Раушанияның биш яшьлек улы өзгәләнеп әти таптыра. “Бик еракта” эшләгән әтисенең, Нияз белән Наилнең дә “бик еракта” эшләп ялга кайткан әтиләренә ияреп кайтмавына үпкәләп, көннәр буена сөйләшми йөри, каш астыннан карап, әңгәмәгә кушылмый гына, әтиле Нияз белән Наилнең “әти эштән кайту” шатлыгының сөенечен бүлешә.

Сабыйның, үзе дә аңламыйча, ата җылысын эзләп өзгәләнүе, язмышында килеп туган күп сорауларына җавап эзләмәскә тырышып гомер иткән яшь ананың йөрәген өзгәли. Төннәрен йоклаган улын җылы кочагына кысып, елый-елый, чынбарлыкны сөйли, татлы төшләр күреп елмая-елмая йоклаган улыннан, әллә ялгыштыммы дип, үкси-үкси гафу сорый ана. Түгәрәк бәхет өмет итеп типкән сабый йөрәге үзенең әнисе тормышында ничек барлыкка килгәнен тоемлап өзгәләнәдер, бәлки?
Раушания - бөтен гаиләдә туып үскән, бер бөртек кадерле кыз бала. Туган туфрагының хозур табигате авыл кызында ата хәстәренә кушып, чыдамлык, ныкышмалылык, ана җылысына төреп, гадилек, сабырлык тәрбияләде. Үскәндә иркәләнеп утырырга вакыты булмады. Кыз, фермада сыер савучы булып эшләгән әнисенә йорт эшләрендә ярдәмләшсә, кирәк чакта, ирләр эше дип тормый, әтисенә дә булышты.
Уку бик җиңел бирелде үзенә, һәр көнне әнкәсенең: “Бер сумка бишле төяп кайттыңмы кызым?” - дип елмаеп каршы алуы гадәти хәл иде алар гаиләсе өчен. Авыл зур булмагач, барысы бертөрле авыл балаларын зур шәһәрләрдә кичерә торган үсмерләр чире дә читләтеп үтте.
Төс-биткә үтә дә матур, озон толымлы, сөйкемле авыл кызы Раушания тугызынчы сыйныфны тамамлагач, медицина көллиятенә укырга керде. Тулай торактагы яңа тормыш үз кануннары белән Раушанияны да кочагына алды. Ләззәт диңгезендә йөзүче яшь җилкенчәк төркемен, өлкән курслардагы бар нәрсә рөхсәт ителгән кызларның кыланышларын чирканып күзәтте Раушания. Талибә кызның күзаллавы буенча, хыялындагы алар сайлаган һөнәр хуҗабикәләре ак халатлары кебек иң саф, иң инсафлы, иң миһербанлы булырга тиеш, киләчәктә тормыш көтәр өчен ярларны да зур мәхәббәт диңгезендә йөзеп, бары үзләренә тиңне генә сайларга тиеш кебек иде.
Әммә тормыш чынбарлыгының үз кануннары. Саф сөю, мәңгелек мәхәббәт өмет итеп, медицина дөньясына чумган кыз дүрт курс бетергәнен сизми дә калды. Мәхәббәт күренмәде, сөю колач җәймәде аңа, сафлыкның хакын бәяләүче булмаган кебек, тугрыклык та искелек калдыгы булып төркем-төркем яшьләр арасында эреп югалды.
Берсеннән-берсе чая студент кызлар гади авыл кызының “зыялы булып кыланып”, алар аяк астында буталып йөрүен күрмәмешкә салышты, хәер, зыяннары да булмады.
Тулай торак агына да, карасына да өйрәтеп, кызыл дипломлы Раушанияне дәваханәләрнең берсенә эшкә озатты. Ихласлыгы, гадилеге белән эшендә бик тиз үз кеше булып китте яшь шәфкат туташы. Кайсы бүлектә генә эшләмәсен, югалып калмады кыз, алган белеменең ныклы булуы хезмәттәшләре арасында абруен күтәрде. Көн узсынга гына йөреп диплом алган табибларның күбесе аның мөмкинлекләреннән файдаланды. Үз белгәнен бүлешергә кыенсынмады кыз, эшли-эшли тагы да күбрәк тәҗрибә туплады.
Ял вакытларында әти-әнисе янына кайтты, ике арада йөреп, еллар үткәне сизелмәде дә. Төгәл утыз яшендә беренче кабат янында терәк булырдай кешесе юклыгын тойды Раушания. Матурлыгы алдында баш игән егетләр булмады түгел, булды алай булуын. Аралашудан сафлык, пакълек, чын мәхәббәт өмет иткән кыз белән танышкан ир-егетләр аның сафлыгыннан курыкты (үзенә туры әйтүчеләр дә булды), азмы-күпме очрашканнан соң, төрле сәбәпләр табып, юкка чыга бардылар.
Урамда инсафлыкка мохтаҗ, күңел пакълегенә сусаган 21нче гасыр булуы да аның язмышына бик нык тәэсир итте булса кирәк. Бик теләсә дә, укуын дәвам итә алмады Раушания. Артык эш сәгәтьләре алып эшләсә дә, шәфкать туташы акчасына әллә ниләр җимереп булмый иде, бар керемен ипотекага алган ике бүлмәле фатирларына түләде.
Кеше гомере өчен көрәшү аңына Гиппократ анты белән язылган шифалы куллы шәфкать туташы мохтаҗлыгы булса да, аңа сузылган акчалы кулларны кире этәрде. Акчалы конвертларны җайлап кына кесәләренә шудырган табибларны күзәтеп, алар оялыр урынга, ул кызарды.
Үзгәрде, Раушания эшләгән дәвердә генә дә ул белгән тормыш бик нык үзгәрде.
Ходайдан узып, әҗәл вакытын кичектерә алмаса да, бар сорауны акча хәл итә, акча хөкем сөрә торган заман җитте, хәләл белән хәрам буталды, оят урынын әрсезлек биләде.
Әти-әнисе пенсиягә чыкты, колхоз таралды, авылдагы яшьләр, эш юклыктан, тирә-як шәһәрләргә күченде. Әнисе бар яктан килгән кызының ялгызлыгына хәсрәтләнеп, кызын күрү белән, бер сүзне кабатлады: “Ялгыз калма балам, без мәңгелек түгел”. Һич тә аптырагач, ирсез бала тапсаң да ризамын, дип ычкындырды.
Ни гәҗәп, әнисенең шушы сүзләре кызны сөенечле уйга салды. Раушания зарыгып көткән мәхәббәтнең өмет чаткысы көннән-көн ерагайды. Бала кирәк, балалы булу, дигән уй индңе сазаган кызның язмышын матурлады, тормыш мәгънәсен арттырды. Ир-егетләргә икенче күз белән карый башлады ул - бар теләге балага узу иде.
Очрашкан егетләреннән яшермәде, турысын әйтте, ләкин җилбәзәк дип саналган ир-егетләрнең берсенең дә “Раушаниянең генә” баласының законсыз әтисе буласы килмәде. Берсе ятимнәр үрчетәсем килми диде, икенчесе булганнарын да туйдырырга
кирәк дип, каршы килде. Үзен бу болгавыр тормышта бик дөрес яшим дип санаган кыз беренче тапкыр тормыш чынбарлыгы каршында җавапсыз калды. Хатын-кыз күңеле чиксез дәрья, дип юкка гына әйтмиләрдер күрәсең, үзен төрле образга куеп караган Раушания шундый юл сайлады: ял йортына барып кайтудан башка чара калмады.
Килеп төшкән көнне үк гадилеге, сафлыгы бөркелеп торган сылу Раушанияне игътибарсыз калдырмады ир-егетләр, әммә кинәт кенә нидер үзгәртергә күнекмәгән кыз, башта тирә-ягын күзәтте. Мәхәббәт оясы! Нәкъ тулай торакка килеп төшкән вакытын хәтерләтте ял йорты. Тормышның яңача агышына күнегергә тырышкан кыз бернигә игътибар итми, хыялындагы туачак баласына әти юллады. Ул ыспай гәүдәле, төс-биткә матур, телгә җор, яше кырыктан югары булырга тиеш иде.
Сөлектәй кызны җылы кочакларында эретә алмаган татар егетләренә үч итеп, аның икенче милләт кешесе булуын теләде.
Ял йортына барып урнашканның дүртенче иртәсендә Раушания ләззәт диңгезендә йөзеп уянды. Бар да ул теләгәнчә барды, иң мөһиме, алдагы биш көндә дә туачак баласына әти буласы ир кешене кулдан ычкындырмау. Читтән карап торса, ул үзен танымас, кемдер аның турында рәнҗетердәй сүз әйтсә, ул аны күтәрә алмас татлы төш иде бу. Һәр төшнең азагы булырга тиеш булган кебек, алтынчы көннең иртәсендә Раушания беркемгә берни сиздерми, туган ягына юл алды.
Күрше Сәлимә карчык баланың әтисен сорап йөдәтсә дә, әти-әнисе бер артык сорау да бирмәделәр. Заманга салыштылармы, бәлки, утыздан узган кызларының киләчәктә ялгыз калуыннан курыкканнардыр. Дөньяга сап-сары чәчле Самат аваз салгач, дәү әти белән дәү әнидә бөтенләй баланың әтисе кайгысы калмады кебек. Төн йокыларын онытып, сабыйны карадылар, оныкларының теле ачыла башлагач, ул булып сөйләшеп аралаштылар, үсә төшкәч, кыш көннәрендә оныклары белән тау шуып, шау-гөр килделәр. Бу йортка бәхет китергән Саматның әнкәсе генә төн йокыларын мендәр чылатып үткәрде. Назга сусаган тәне, сөюгә мохтаҗ йөрәге үзенә пар эзләп җилкенде, җылы кочак эзләп ашкынды. Ә күңеле яраланган язмышына чыдый алмый ярсып типкән йөрәген басар дәлилләр эзләде. Әгәр дә, ничек, ни өчен дигән соруларга җавап эзләп, йокысыз төннәрен үткәрде. Әлегә кадәр әти-әнисе белән ачыктан-ачык аңлаша алмавы һәрвакыт җанын кимереп торды. Сизгер күңелле әнисе ярдәмгә үзе килде.
- Булдыра алсаң, гафу ит безне, балам, - дип башлады сүзен әнисе. - Синең балачак хыялыңны тормышка ашырырга булышмый, башыңны ипотекага тыктык. Кемнәр уйлаган соң илдә бу кадәр үзгәрешләр булыр дип? Колхоз таралгач, әтиең читкә китеп эш әзләсә дә, пенсионер дип эшкә алмадылар. Башка ышаныр кешебез булмагач, кешегә түләгәнче, үз фатирың булыр дип алган идек тә ул фатирны, ашыктык бугай, кызым. Азрак сабыр иткән булсак, бүгенге көндә кызыл дипломлы табиб булыр идең дә соң... Самат оныгыбыз өчен кыенсынма, кызым, без әтиең белән сиңа риза-бәхилбез. Язмышың шулай язылгандыр инде, балам...
Бу аңлашуны күңеле белән алты ел көткән Раушания урыныннан сикереп торып, елый-елый, әнисе алдында тезләнде. Башын әнисенең тезләренә куеп, үкси-үкси такмаклады: “Әнием, гафу итегез мине, булдыра алсагыз, гафу итегез, мин ата-ана гафу итмәслек ялгышлык ясадым: Саматның әтисе итеп мин бер белмәгән кешене сайладым. Мин, сафлыгымны, пакълегемне саклаган татар кызы, билгесез адәм баласына үз теләгем белән бирелдем, вөҗдан газабын да, оятны да уйламый, ана булдым. Ник соң мин үземне генә уйладым? Сез, ә бала? Атасыз бала түгәрәк бәхетле була аламы? Үземә яр тапсам да, балага әтисен алыштырырлык ир таба алырмынмы мин? Авыр, бик авыр миңа, әнием, язмышым белән килешү. Яңа тормыш миңа яңача таләпләр куйды, яңача караш таләп итә. Әнием, күпме йокысыз төннәр үткәрдем... Мин киләчәгемнән куркам, улым мине гафу итмәс дип куркам, әнием!”
Бер ноктага карап уйга калган әнисе Раушанияның бер соравына да җавап бирергә ашыкмады. Елап шешенеп беткән газиз кызының чәчләреннән сыйпап, сабыр гына аркасыннан сөеп утыра бирде. Хәер, хәзер нәрсәдер үзгәртергә соң иде инде, ә аңлашу кирәк иде, бик кирәк иде.
- Балам, - диеп дәвам итте әнисе. - Бу дөньяда бар нәрсә дә без теләгәнчә генә бармый шул, алдагысы хәерле булсын, Ходай Тәгалә гафу итсен инде безне, Ходай Тәгалә каршында зур гөнаһлы булдык без, кызым. Узганнарга тәүбә итеп, Ходай Тәгаләнең гафу итүен сорарга, Саматыбызны иманлы бала итеп тәрбияләргә тырышырга кирәк безгә, балам. Син үзең дә бик көттереп кенә тудың бит, кызым. Йөрмәгән табибым калмады, күпме күрәзәчеләрнең ишек төбен тападым. Шулай, районнан кайтып килгәндә, күрше авыл апасы бик ерак районда имче әби барлыгын әйтте. Әтиеңә әйттем дә, икенче көнне үк чыгып киттем әбине юллап. Көн озын, өч төрле автобуска утырып барып, әбине эзләп таптым. Нәрсә эзләп килгәнне дә сорамады әби. Мунча ягып, биш көн мунчада үзе белгәнчә дәвалады. Балигъ булганчы күз карасы кебек сакла, кызың туар, дип озатып калды мине имче әби. Менә бит Ходай Тәгалә ничек эшкәртә, юлыма күрше авыл апасының туры китерүен әйт, ике дә уйлап тормыйча, әбине эзләп чыгып китүемне әйт, имче әбинең име килешүен әйт, туасы җан булгач. Туасы җан - улың - синең дә аңыңны томалагандыр инде, балакаем. Хупламасак та, үзебез дә син туганны озак көткәнгәме, берничек тә ачулана алмыйбыз, балам, сиңа. Әтиең белән без баланы нәсел дәвамчысы дип кабул иттек. Хәзер сиңа киләчәгеңне уйларга кирәк, кит син, балам, шәһәргә, эшкә урнаш. Саматка да балалар бакчасына йөрергә кирәк. Фатир үзебезнеке хәзер, ипотеканы фатирда торып торучылар акчасына түләп бетердек. Курыкма балам, кирәк булсак, без һәрвакыт ярдәмгә әзер. Җан биргәнгә юнь бирер Ходай.
Кыз белән ана бер-берсе каршында гаепләрен танып, уртак серләрен башка берәүгә дә ачмаска булдылар. Саматның киләчәге өчен әлегә шулай кирәк дип санадылар аналар.
Интернет челтәрләре аша танышкан Илсур тышкы кыяфәте белән Саматның әтисен хәтерләтә, бала булуга да каршы түгел. Раушанияны шиккә салганы шул булды, улының әтисе кем булуын яшерсә, Илсур Раушанияны җилбәзәк хатынга санамасмы? Балалы хатыннарның алимент акчасына яшәүче ирләр турында сөйләүләре хак булса, Илсур да шундыйларның берсе булмасмы?
Башкаланың көньяк автовокзалына аллы-артлы ике өр-яңа автобус килеп туктады. Акрын гына ачылган ишекләрдән башкала кунаклары агыла. Каршы алучыларның хәстәрле карашы шат елмаеп үз танышларын эзләде. Кочаклашып күрешүләр, балалар шау-шуы, елмаю аша кояшта чагылган күз яшьләре, болай да гөр килеп торган автовокзал ишегалдын тагын да җанландырып җибәрде. Юкка гына, юл газабы - гүр газабы, димиләрдер, күрәсең, ерак юлның рәхәтеннән дә арыган юлчылар сумка, чемоданнарын алып, шәһәр тукталышына ашыктылар.
Җәй яңгырлы булуга карамастан, бүген көн кояшлы. Кояш нурлары шулкадәр кыздыра ки, әйтерсең лә табигать үз хатасын төзәтергә ашыгып, назлый-назлый Җир-ананы җылы нурларына төрә. Шәһәргә чыгучы капка янында юлчылар бөкесе барлыкка килде. Аяклы чемоданнар әлеге бөке хуҗалары. Авырлы хатын кулына бала җитәкләгән, икенче кулы белән чемодан сөйрәгән хатынга, бер үзенең чемоданына ачулы күз карашын ташлап, теш арасыннан ишетер-ишетелмәс, русчалап сүгенеп алды. Бар көчен салып, бик тырышып тартса да, бер-берсенә терәлеп кысылышкан чемоданнарны аерып ала алмады, чарасызланып, чемоданын сөйрәде, ярдәм сорагандай, як-ягына каранып та алды. Корсагы борынына җиткән хатынга ярдәм итәргә теләүче табылмады булса кирәк, күрмәмешкә салышып, капканың иркен калган ягыннан җәяүле юлчылар шәһәр ягына агыла торды. Балалы хатын кулыннан ычкынып, юлчылар арасына кысылып кереп барган улын үзенә тартып алды да, чемоданын артка этеп, авырлы хатын чемоданына юл ачты. Авырлы хатын рәхмәт урынына тагын бер русчалап сүгенеп алды, артына да борылып карамый, юлын дәвам итте.
“Ашыга бит, көтеп торучысы бардыр, мөгаен,” - дип уйлап алды балалы хатын юлдашыннан көнләшеп. ”Белмәм, дип дәвам итте үз фикерен. Әнә бит, бәхетлеләрне кочаклап каршы алалар, бу да минем кебек күктән төшәсе бәхетен юллап чыгучыга охшаган. Минем кебек тупикка килеп терәлүчеләр азмы бу дөньяда…”
...Үз кануннары белән яшәргә күнеккән шәһәр кулына улын җитәкләгән Раушанияны бу юлы шулай каршы алды.
Рәфисә САЛИХҖАНОВА
Читайте нас: