Кама таңнары
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
5 декабрь 2020, 18:34

Тал елый

Үсмер егет белән кыз бер-берсеннән күз карашларын яшереп читкә төбәлгәннәр. Нарасый гына йөзләрендә хәсрәт, күңелләрендә - үкенеч...

Бер күрүдән бер-берсенә тартылган йөрәкләр дә бергә типми бүген, хисләргә дә чик куелган. Кайчан гына алардан да бәхетле парлар юк иде, мәхәббәт диңгезе генә тар иде аларга Хисләренә буйсына алмый, күктә йөзделәр дә, таң кояшы белән бергә җиргә төшеп, бәхетле елмайдылар алар. Табигать тә матурлыкка тартыла, аларны күзәтеп иркәләнгән тал куагы да назга тиз күнекте. Бүген, көтелмәгән хәбәрдән кызарынган тал, әрнеп, йөзен яшерә дә, хисләрен тыя алмый, бөгелә-сыгыла күз яшен түгә. Елый, кызның бүгенгесен, киләчәген кызганып елый. Аптырауда калган үсмер егетнең әйтер сүз таба алмый таптануын күзәтә. Кызыксыну белән кабат-кабат башын күтәрә тал, кыюлыгын җыеп, җилгә каршы җилфердәп тә карый. Юк, каршы җил генә тынычландыра алмый аны, күп күргән ул, тамырлары да аның тирәндә,тармакланып таралган. Адәм балаларының тамырларына, киләчәк язмышына битарафлыгы, хаталар кабатлануы үзәген яндыра аның. Күп еллар элек әнкәсе кичергән, бүген инде кызы кабатлаган аяныч хәлнең сәбәбен эзләп үкси бүген бөдрә тал.
Олеся күз яшьләре түгеп ялбарса да, баш миен хайван азгынлыгы биләп алган Мөнир кызны тал астындагы чирәмгә сүрәде. Көчле куллар астында яңа гына җитлегеп килгән кыз көчсез иде. Кычкырып, ярдәм чакырырга теләде, мәхәббәттә тәҗрибә туплаган егет чарасызлыктан исәнгерәгән кызның иреннәренә үрелде, калганын хәтерләми дә Олеся.
Таң атканда, әниләрен уятырга куркып, әкрен генә урынына кереп ятты. Йөрәге елады, җаны сыкрады, башында вәхши Мөнирнең сүзләре яңгырады: ”Кара аны кызый, берәрсенә әйтсәң!...” Әйтәме соң, гарьлегеннән кызында үзгәреш сизенгән әнисенә дә белдермәде. Бар теләге - бу төнне мәңгегә оныту, юып ташлау иде. Мөнир генә Олесяне калдырырга теләмәде, җай чыккан саен кызны эзәрлекләп торды, елый-елый буйсынган кызга, яр буендагы сагышланып саргайган тал да кушылды.
Табигать үзенекен итте, тал яфракларын койганда яңа җан яралды. Кыз баланың көннәрен кара төн алыштырды. Сигезенче сыйныфта укый башлаган үсмер әни булырга әзер түгел иде. Мөнирнең икенче милләт кешесе булуы алар язмышын тагын да катлуландырды. Авылда ике милләт халкы гомер итсә дә, алар бер-берсе белән туганлашмый, һәркайсы үз милләте белән катнашып гомер итәләр иде.
Әллә бәхетеннән, әллә михнәтеннән, шул вакыт авылга Иванова өлкәсеннән вербовчиклар килеп чыкты. Әниләре белән киңәшләшеп тә тормый, бернинди әзерлексез, Олеся, аларга ияреп, авылыннан чыгып китте. Кем баласы кемгә кирәк, кем кайгысы кемгә уртак дигәндәй, үз хәсрәте белән үзе яши бирде авырлы авыл кызы чит җирләрдә. Курслар бетереп, эшли башлауга корсагы беленә башласа да, укытучыларын, табибларны ирем авылда калды, дип алдады. Тормышта тәҗрибәсе булмаган кыз өчен баладан котылу иң җайлы юл кебек тоелды. Газиз баласын бер кабат та имезмәгән көе дәваханәдә калдырып чыкты. Көяләнеп тә карамады, чыкты да онытты баласын. Авыр йөктән котылган кебек күңеле сафланып калды, көннәре яктырды. Эшләгән акчасына килешле итеп өс башын яңартты, үз-үзен тәрбияләргә өйрәнде.
Бүләк–күчтәнәчләр төяп, чыгып китүенә ике ел дигәндә. авылына әйләнеп кайтты. Күз-башы ут кебек янып торган, җиткән кызның тормышта тәҗрибәсе зур иде инде бүген. Әлегә кадәр буйдак булып йөргән Мөнирне үзе чакырды ул тал төбенә очрашуга. Аңа кияүгә барып. аның гаиләсеннән үч алу иде аның теләге. Тал яфрак ярганда тагын авырга калды. Бу юлы еламады кыз. Ачыктан–ачык азынып йөреп, тулы корсак белән Мөнирләр йортына барып керде. Егетенең нәзәкатьле әнисе, йортыма икенче милләт кешесен кертмим дип, Олесяны куып чыгарды. Ул аңа шат иде. Мөнир, сихерләнгән кебек, аларга күчте. Уллары, кызлары туды. Ире аракы белән дуслашты, Олеся үзе дә читтә калмады. Нәкъ җиңел холыклы гаиләләр кебек, бер дә шаккатмый гына, ашап-эчеп гомер иттеләр алар. Беренче сабые йөрәген телгәләп исенә төшкәндә, Олеся рюмка тутырып салып эчте. Ире алдына да рюмка тутырып, шап иттереп куяр иде. Теле белән аңлата алмас иде ул бу кыланышын: үч алумы бу, әллә хәсрәтен уртаклашу идеме? Кайгысы да аның үз эченә генә сыйды, баласын калдырып чыкканын беркемгә дә сөйләмәде...
Айлар, еллар узды. Балалар үсте, мәшәкатьләре артты. Укып сөендермәде балалары, кызлары кайбер заман кызларыннан калышмады. Төзәнеп-бизәнеп төнге сәфәргә чыгып китеп, акча эшләп кайтты. Ярым айнык, ярым исерек гомер иткән әтиләре кайвакыт кызына канәгатьсезлеген белдереп карады каравын, ни дисәң дә канында милли тәрбия яши, туганнары белән аралашып яшәмәсә дә, аларның тырышып алга, матурлыкка омтылган балаларын күрә. ”Алма агачыннан ерак төшми” дигән фикердә тукталып, күбесен күрмәмешкә салышты әти кеше. Кем агачыннан ерак төшмәгәнен генә аның уйлап караганы булмады әлегә. Ләкин тормыш һич тә көтмәгәндә китереп куючан бит ул җавапны.
Йөри торгач кызының авырлы булуын белеп, корсактагы баланың әтисен юллый башлаганнар иде, исерек баш Мөнирнең ак чәчләре үрә торды. Башка китермәслек хәл иде бу: үзенең читтә яшәгән апасының төпчек малае! Имеш, алар бер–берсен күргәннәре булмаган, бер күрүдә гашыйк булганнар! Туганлыкны таныганда соң булган имеш! Моннан да зур кайгы булмас, гарьлеге ни тора! Айныды Мөнир, гарьләнү хәсрәте айнытты аны.
Алдына шап итеп тулы рюмка китереп куйган хатынына каш астыннан сораулы карашын төбәп, рюмканы читкәрәк этеп куйды, авызын ачып сүз генә әйтә алмады. Кем гаепле? Хәмер белән дуслашып, вакытында төпле тәрбия бирмәгән ата-ана – алармы, алай дисәң, апасы белән җизнәсе айнык тормыш итәләр. Заманамы? Алай дисәң, Мөнир үзе дә яшь вакытында аз елатмады кызларны. Бәлки, Мөнирнең нәзәкатьле әнкәседер, әгәр дә ул вакытында киленен куып чыгармаса, туганнар аралашып яшәсә, балалар бер–берсен таныр иде. Бүген Мөнирнең үзәген өзгән сорауга сәбәп күп, җавап кына табылмады. Әгәр дә Мөнир, хатыны Олесяның аларның беренче балаларын дәваханәдә калдырып чыкканын белсә, берсүзсез, син гаепле, баланың рәнҗешле күз яше төште дияр иде. Тиз юар иде ул үз өстеннән гаебен. Күп уйланмыйча гына югалтып котылырга күнеккән Олеся, җаен табарбыз дип, сыкранган ирен күзәтеп, канәгатьлек ала. Аны санга сукмаган кайнанасыннан, бер минутта яшьлеген мәсхәрә иткән иреннән үч алып, тантана итә күңеле. Каш астыннан сынаулы карап торган иренә: ”Бумеранг!!! Ишетәсеңме, бумеранг! Бу дөньяда эшләгән бар юнсезлекләр дә әйләнеп кайта, күрә белергә генә кирәк!” - дип кычкырасы килде аның! Эндәшмәде, ире этеп куйган рюмканы киредән аның алдына шап иттереп куйды да, үзенә дә салып, иренең өстәлдә торган рюмкасына чәкештереп, эчеп җибәрде...
Табигать сыкрана... Вакыйгалар буталган саен, хаталар тирәнәя. Ни кызганыч, гыйбрәтле язмышларның нигезен адәм баласы үзе кора, нәсел тамырларына мәңге җуелмаслык яра, ачы хәсрәт калдыра.
Рәфисә Салихҗанова
Читайте нас: