Син дә бәхетле хистә уянырсың,
Серле елмаю китмәс йөзеңнән.
Тик кичкә бераз моңаерсың,
Сөю яшь булып тамар кузеңнән.
Кичен тагын кемнедер көтәрсең,
Шәмдәлләрдә кабызып шәмнәрне.
Моңсу уйга кабат чумарсың,
Күңелең көтә микән кемнәрне?
Кичен ялгыз айга әверелеп,
Мин килермен кабат яныңа.
Назлы моңсулыкка бирелеп,
Керермен, бәлки изге төшеңә.
Ә көндезен чаган яфрагы булып,
Баш очында очып йөрермен,
Китмәс өчен кинәт күңелең тулып,
Язгы шаян җил булып өрермен.
Нинди могҗиза дип, үзең дә аптырарсың,
Чиксез зәңгәр күккә карап, моңаеп,
Бер көләрсең, бер калтырарсың,
Тик мин икәнен сизмәссең, мөгаен.