Яңа туган сабыйларны ак биләүгә алалар,
Бакыйлыкка күчкәч кеше, кара гүргә салалар.
Ап-ак акбур белән бала кара тактага яза,
Акка кара белән язган хәтердә ныграк кала.
Кара шыксыз төннәрдән соң, ап-ак якты көн туа,
Ап-ак йөзле кешеләр дә кара күңелле була.
Кара моңсу көзләр үткәч, ак буранлы кыш килә,
Җирдәге бар каралыкны ап-ак юрганга күмә.
Өстәлдәге ак икмәк тә кара туфракта үсә,
Ак күңелле игенчеләр кара тирләрен түксә.
Түшәм һәрчак ап-ак була, идән бик тиз карала,
Ә шулай да идән, түшәм - йорт нигезе санала.
Аклык булмаса бу җирдә, кара күренмәс иде,
Каралык бөтенләй бетсә, аклык беленмәс иде.
Ак һәм кара игезәктәй, яшиләр гел янәшә,
Икесе дә безнең өчен бердәй кирәк ләбаса.