Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
3 февраль 2021, 13:09

Назлы кочагымда

Килереңне өзелеп көттем,Матур күлмәкләр киеп.Көтеп, көтек булып беттем,Кайчан килерсең, диеп.

Юлларга чыгып карадым,
Өшүләремне сизми,
Чәчләремне кабат тарадым,
Өметләремне өзми.
Басу капкасына бардым,
Ачыплар кертим диеп,
Уза инде эссе җәйләрем,
Сине көтеп, сине сөеп.
Матаең әллә кабынмый,
Һичшиксез, озакладың,
Утырам нишләргә белми,
Хисләремне тозакладың.
Ниһаять, олы юл чатында
Күтәрелде тузаннар.
Чыгып чабам каршыңа,
Тотыгыз мине, туганнар.
Җаным, тәнем сиңа ашкына,
Сине юксына күптән күңел.
Исән калсын инде баш кына,
Җаным да сиңа жәл түгел.
Сәхрәләргә чыгып качыйк,
Күрше кызлар күргәнче.
Серебезне тизрәк ачыйк,
Ятлар күз тидергәнче.
Яңа чабылган печән исеннән
Башкайларым әйләнде,
Синнән бөркелгән сөю хисеннән
Чәчләр чәчкә бәйләнде.
Иреннәрең назлавына
Зиһеннәрем таралды.
Назга сусаган күкрәгемдә
Яңа, сихри хисләр яралды.
Бәхетемнең җиңенче күгендә,
Күңелемнән сөю ургыла,
Бәзетлесең син үзең дә,
Назлы кочагымда чагында.
Радик ӘХМӘТХАНОВ
Читайте нас: