Кама таңнары
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
6 февраль 2021, 13:35

Еллар аша дәшәм мин сиңа

Арабыздан китүеңә инде байтак еллар узса да, киңәш, ярдәм сорап сиңа дәшәм, ак яулыклы, нурлы йөзле, изге күңелле, картыем. Арабыздан китүеңә инде байтак еллар узса да, киңәш, ярдәм сорап сиңа дәшәм, ак яулыклы, нурлы йөзле, изге күңелле, картыем.

Үлгәннәрдән киңәш, ярдәм сорамыйлар, диләр. Хактыр, бәлки. Тик күңел дигәнең, үзең әйтмешли, кылдин нечкә шул: үзе яратканга ышана, ышанганына гына ачыла. Күңелемдәге ачу-сагышларны, рәнҗеш-үпкәләрне ачылып китеп, сиңа, тик сиңа гына сөйлисем килә, картыем. Ә сөйлисе сүзләр шактый күбәйде...
Кешелекле, миһербанлы, олы җанлы идең син. Сабый гына килеш ятим калып, “кулак” кызы булганга, сөргеннәргә сөрелсәң дә, аннан кайткач, ирләр белән беррәттән колхоз эшенә җигелсәң дә, яшь кенә килеш иреңне сугышка озатып, ике бала белән тол калсаң да, кызыңның гаиләсендәгеләрне берәм-берәм җир куенына тапшырсаң да, 22 ел бергә гомер иткән киленең вафатыннан соң, улыңның биш кызын олы тормыш юлына бастырсаң да-зарланмадың бит син, Ходай кушканны үтәп, ул тыйганнардан тыелып яшәдең. Ятимлек ачысын, ачлык михнәтен, сугыш афәтләрен башыңнан кичергәнгәме: “Балаларыма сугыш афәтләрен күрсәтмә, ятимлек ачысын татытма, солдатка язмышы бирмәсен, Ходаем. Дөньялар тыныч, имин торсын,” - дип теләдең. Синең кебек солдаткалар фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән Бөек Җиңүнең дә 75 еллыгын билгеләдек, картый. Аллага шөкер, күкләребез аяз (үзебез яшәгән төбәкне әйтүем), өстәлләрдә икмәк, өс-башларыбыз ялангач түгел. Әмма җаннарыбызда сугышның тынганы юк, картый. Белмим, ул сугыш ничек аталадыр: көнчеллекме, комсызлыкмы, астыртынлыкмы. “Ахырзаманда кешеләр өй белән ярышыр, болындагы чәчәкләр кеше өстенә күчеп бетәр”, - дип сөйли идең. О-о-о, картый, ул өйләрне күрсәң син хәзер. Хан сарайларың бер як читтә торсын! Ә чәчәкләргә килгәндә, күлмәкләребез генә түгел, пычрак ерып йөргән галошларыбыз да күз явын алырлык чәчкәле хәзер. Тик... күңелләр зур йортлар кебек иркен, чәчәктәй матур түгел шул: тар һәм кара. Бар булса, күрә алмый, юк булса, бирә алмый хәзер кешеләр, картый. Бер-берсен ашый, талыйлар. Көчленеке замана. Синең яраткан гыйбарәң бар иде: “Исәр әйттем - җиңдем дияр, акыллы әйттем - юл куйдым дияр”. Акыллылар юл куйгангамы, гел явызлар өскә үрмәли. Кемнең акчасы күп, шуның сүзе хак, кемнең терәге ныклы, шул абруйлы хәзер. Тормыш, яшәешнең бөтен нечкәлекләрен тәнеңнең һәрбер күзәнәге белән тойган изге җан- картыем, нәрсә дияр идең икән син бүгенге мәшхәрне күреп?!
Укымышлы, ихтирамлы зат идең син. Авылыбызның остабикәсе, киң күңелле Акъәбисе идең. Безнең йорттан шуңа күрә дә кеше өзелмәде, ишек ябылып тормады. Синең акыллы киңәшеңне ишетергә, синнән фатыйха алып, эш башларга, юлга чыгарга тирә-як авыллардан да киләләр иде хәтта. Хәер алганда бик кыенсына идең. “Алу белән түгел, аның өчен теге дөньяда җавап тотасы да бар, гөнаһасын кая куярсың кылган догаларың кабул булмаса”, - ди торган идең. Бу якты дөньяда санаулы гына көннәре калган авыруларның яшәүгә өмет тотып, бурычка җыйган акчаларын өстәл тартмасына ташлаган ак халатлылар, баласын укырга кертер өчен, очын-очка ялгап яшәгән, кредитлар алган ата-аналарның акчаларын кесәләренә салган зур портфельлеләр, якыннарын эшкә кертер өчен бирелгән зур суммаларны алучы җитәкчеләр ул гөнаһа дигәннең нәрсә икәнен белмиләр микән әллә? Әллә аларның синең кебек акъәбиләре булмады микән, картый?! Синең кебек изге җаннар әллә бу Җиһанда бик азлармы? Хәйран калам...
Үзгәрде заманалар, картый, үзгәрде. Мәчетләр төзелә, диндар кешеләр күбәя кебек.Тик урамнардан ак яулыклы әбиләр белән беррәттән, авызыннан хәмер исе аңкытып, алпан-тилпән атлап йөргәннәре дә шактый .Кызганыч, ак яулык бәйләгәннәре арасында да (мулла кырында - мулла, юрга кырында юрга) мәкерле уйлы, үз мәнфәгатен генә кайгыртучылар байтак. Үзе кемгәдер ясин укып кайтып килә, юлында очраганнар белән гайбәт сөйли. Шушындый әбиләргә ничек итеп күңелең җитеп, хәер бирмәк кирәк тә, киңәш сорамак кирәк? Ә мин урамда очраган һәр әбидә синең чалымнарны эзлим. Чын мөселман әбиләрен нәкъ синең кебек итеп күрәсем килә. Кызганыч, әмма андыйлар бик сирәк шул.
Син безне “иелгән башны кылыч кисмәс, кешенең йөзен каралтмагыз, хәтерен калдырмагыз”, - дип өйрәттең. Юк, башны иеп, ялагайлану, тәлинкә тоту түгел бу. Кешене зурларга өйрәттең син. Тик, картый, акыллы булсаң - мыскыл итәләр, явыз булсаң - куркалар хәзер. Шундый замана җитте. “Кем эшләми, шул ашамый”, дигән мәкаль дә үзенең асылын югалтып бара. Дан, шөһрәт, мактаулы исемнәр алу өчен бил бөгеп, тир түгеп, хезмәт саласы түгел, картый, кемнеңдер кеме булу җитә. Кая барабыз микән дим, кайчак. Элегрәк урманга китеп яши башлаган кешеләр хакында ишетсәм, аптырый идем. Хәзер аларны аңлый башладым шикелле. Үземнең дә кайчак кешелек цивилизациясеннән, бу күзгә күренеп, котырып алга тәгәрәгән тормыш арбасыннан читкәрәк китеп яшисем килгән чаклар булгалый. Менә нинди заманда яшибез, картый. Шундый шартларда син миңа нинди киңәш бирер идең микән? Таш белән атканга аш белән ат, дип өйрәттең бит. Мин беләм: “Кеше булып кал, балам”, - диярсең барыбер. Йә, Ходай, ни алдаша, ни урлаша, ни мутлаша белмибез, бу дөнья өчен бөтенләй яраксыз кеше бит без дип куям. Сиңа бераз ачу килеп куйган чаклар да булгалый, үзең әйтмешли, “турыга сапланган өчен”. Тик, картый, зинһар ачуланма, бу вакытлыча, бик-бик сирәк, йөрәк түрендә зилзилә купкан чакларда гына була. Колак төбендә синең сүзләрең яңгырый шулчак: “Балам, ни чәчсәң, шуны урырсың. Берүк кеше рәнҗетмәгез. Рәхмәт белән ләгънәт бер җирдә ятмый ул. Сез кылган начарлык явызлык булып балаларыгызга, балаларыгызның балаларына кайтырга мөмкин”. Әйе, шулай, картый. Хак сүзләр болар. Әле дә син безне канәгатьле, булганына шөкер итәргә өйрәткәнсең. Торырга йортың, яратырга һәм таянырга тормыш иптәшең, тупылдатып сөяргә балаларың, сөенеп эшләргә яраткан эшең, серләшергә туганнарың бар икән, шушы зур бәхет түгелмени?! Күзләребез якты дөньяларны күрә, колакларыбыз кошлар моңына кинәнә, кул-аякларыбыз хәрәкәттә, тамакларыбызга ризык үтә. Әйе, хәләл ризык, тир түгеп алган ризык ашыйбыз һәм аллага шөкер, балаларыбызга да хәләл ризык ашатабыз...
Син арабызда юк инде, картый. Тик синең һәрбер әйткән сүзең, алтыннан да кыйммәтрәк киңәшләрең, кылган догаларың мине саклый, яклый, яшәргә көч-дәрт бирә. Менә әле дә синең белән сөйләшкәч, ничектер җиңел, рәхәт булып китте.Тыныч йокла, зинһар, кеше затындагы фәрештә - картыем.
Үзем синең белән сөйләшәм, ә колак төбендә әйткән сүзләрең яңгырый кебек: яхшылыкка яхшылык - яхшы кешеләрнең эшедер, яманлыкка яхшылык - иң яхшы кешеләрнең эшедер...
Гөлназ ГАФАРОВА
Читайте нас: