Барлык яңалыклар
Иҗат
7 февраль 2021, 14:05

Кышкы кояшым

Гомерем буе көттем синеКышкы кояшым диеп,Ялгыз гомер бәхет түгел,Сөясем килде көеп.

Кушымта:
Син бит минем назым,
Син бит минем язым,
Син бит минем кышкы кояшым!
Иркәли кебек тоелды
Кояшның назлы нуры.
Сөю тулы күзләремә
Төбәлмә болай туры.
Кушымта:
Син бит минем назым,
Син бит минем язым,
Син бит минем янар кояшым!
Кышкы кояш нуры якты,
Әммә килми җылысы.
Боз йөрәкне эретерме
Сөюемнең соңгысы.
Син бит минем назым,
Син бит минем язым,
Син бит минем сүнмәс кояшым,
Син бит минем кышкы кояшым!
Читайте нас: