Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
16 февраль 2021, 18:18

Карлар ява

Син яраткан карлар ява,Раббым, рәхмәт бүләгеңә.Кышның сулышы да дәваСөюдән яраланган йөрәгеңә.

Бөтерелеп ап-ак карлар ява,
Яңа елның изге карлары.
Саф хисләргә тулды һава,
Без - яшерен сөю парлары.
Көмеш кар бөртекләре эри
Синең самими йөзеңдә.
Бәхет чаткылары җемелди
Серле назга баткан күзеңдә.
Тылсымлы Яңа ел килде,
Ак карларын яудырып.
Бәхетлеләр йөри урамда,
Парлы эзләр калдырып.
Без калдырган эзләрне
Карлар күмәрләр микән,
Әйтелми калган сүзләрне
Кем башлап әйтер икән?
Радик ӘХМӘТХАНОВ
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: