Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
2 март 2021, 13:25

Карлар ява

Ап-ак карлар бөтерелепЯва бүген урамда.Тышта нинди саф һава дип,Киләм әле буранда.

Битләремне кытыклатып
Төшә кар бөртекләре.
Кар бөртекләре төшкәнгә
Чылана керфекләрем.
Шау-гөр килеп бала-чага
Урамнарга йөгерә.
Чыгу белән кар әвәләп,
Кабарга да өлгерә.
Әй сөенеп уйный алар,
Шул карларны әвәләп.
Кар бәрешеп уйный-уйный,
Егылалар тәгәрәп.
Талгын гына кар яуганда
Яратамын йөрергә,
Сокланып шул табигатьнең
Гүзәллеген күрергә.
Аяк астында уралсын
Ак карлар бәхет булып.
Күңелләребез һәрвакыт
Торсын бәхеткә тулып.
Фәридә ШӘЙМОРАТОВА
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: