Кама таңнары
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
3 март 2021, 12:35

Яран гөлем

Тәрәз төбендә дүрт чүлмәк -Яран гөлләрем үсә.Әй җаныма рәхәт тә соң,Шулар чәчкә атты исә.

Гөлкәйләремнең исләре
Тула бөтен дөньяма.
Әй тырышам да соң үзләрен
Көйгә салып җырларга.
Күренеп тора, су сипкәндә
Сөенәләр гөлләрем.
Гөлләр кебек тыныч кына
Булса иде күңелләрем.
Яраннарыма кайчакта
Сөйлим эч-серләремне,
Сез гашыйк иттегез инде
Минем күңелләремне.
Үземне белгәннән башлап
Үстерәм инде сезне,
Яраннар әнкәемнең дә
Яраткан гөле иде.
Шуңа күрә, яраннарым,
Мин сезне җырга кертәм,
Әнкәемә дога булып
Барыр, дип өмет итәм.
Фәния МӨНИРОВА
Читайте нас: