Кама таңнары
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Иҗат
6 март 2021, 17:25

Ана йөрәге ни тели?

Нәрсә тели минем йөрәк?Беләм аңа ни кирәк:Булса бер кыерчык икмәк,Кешеләрдә - яхшы теләк.

Кулымда булса хезмәтем,
Янымда торса иптәшем,
Серләремне саклый белсә
Иң якын дустым - сердәшем.
Улыма Ходай тәүфыйк бирсә,
Бер акыллы килен килсә,
Кызым яхшы ана булса,
Киявем кызымны сөйсә.
Күктә кояш балкып торса,
Җирдә тормыш гөрләп барса,
Оныкларым матур үссә,
Барысы да таза булса.
Шунда тыныч тибәр йөрәк,
Сыкрау-сызлау белмичә,
Дөньякайлар тыныч булып,
Сугышларны күрмичә.
Миләүшә ШӘЙМОРАТОВА
Читайте нас: